Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сахалин татар оешмасы вәкиле Курил утрауларын Япониягә бирергә ярамый дип саный
Бу җир безгә йортыбыз кебек, ничек итеп үз йортыңны күршеңә бирәсең, ди Зәкия Вәлитова.
(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Сахалин өлкәсендә яшәүче милләттәшебез, Көньяк Сахалинск шәһәрендәге татар оешмасы вәкиле Зәкия Вәлитова Көньяк Курил утрауларының бер метрын да Япониягә бирергә ярамый дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә әйтте.
- Мәскәүдә Япония премьер-министры Синдзо Абэ һәм РФ президенты Владимир Путин Курил утрауларына - Шикотан һәм Хабомаиның язмышына бәйле сөйләшү башлады. Утраулар Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң СССРга бирелә. Солых килешүе төзелгән очракта, СССР утрауларны Япониягә бирергә ризалык биргән була. Шул вакыттан бирле Япония белән солых килешүе юк.
“Курил утрауларының бер метрын да бирергә ярамый, ул элек-электән безнең җирләр, безнеке булып калачак та, аны буыннан буынга тапшырачакбыз. Бер елны Япония консуллыгы алдында буш чиләкләр белән чыгып чаң да кактык. Бу җирләр вакытында яулап алынган. Японнар безгә өч тапкыр һөҗүм иткән, без беркайчан үзебез һөҗүмгә бармаганбыз, сакланганбыз гына”, - диде Зәкия Вәлитова.
“Анда кемнәр нәрсә теләмәс... Шул утраулар өчен ата-бабаларыбыз көрәшкән, шунда баш салган, җирләнгән. Оешмалар казылма эшләре үткәреп, солдатларның сөякләрен таба. Алар музейда кадерләп саклана, шуңа күрә Япониягә бирү башыбызга килгәне дә юк. Борчылмыйбыз, проблема да ясамыйбыз. Бу җир безгә йортыбыз кебек. Ничек итеп үз йортыңны күршеңә бирәсең ди?!” – диде әңгәмәдәш.
Зәкия Вәлитова Курил утрауларының бай, балык, диңгез продукциясенә мул урын булуын, Көньяк Курилда, Кунаширда татар оешмалары да булуын, татар концертлары узуын әйтте. Шикотан утравына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгәнен, татарлар белән аралашканын искәртте. “Путин акыллы, бирмәячәк. Бу безнең бөек Россиянең чикләре”, - диде ул.
Ул Курил утрауларына керүче Кунашир, Шикотан утрауларында Татарстан, Башкортстаннан хезмәт итүчеләр күп булганын сөйләде. “Курилда яшәүчеләр өчен ташламалар күп, шуңа күрә татарлар арасында да берничә ел контракт белән хезмәт итүчеләр күп. Алар белән элемтәдә торабыз. Алар Сахалинда, Курилда татар мәдәниятен саклау эшен беләләр”, - диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз