Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сахалин өлкәсендә онлайн-форматта чәкчәк әзерләргә өйрәтәчәкләр
Сахалин өлкәсенең Невельск шәһәрендә татар мәдәнияте көннәре 13-14 июньдә үтәчәк.
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). 13 һәм 14 июньдә Невельск исемендәге район мәдәният йортында татар мәдәнияте көннәре узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.
13 июньдә татар милли уенчыгы һәм традицион татар ризыгы чәкчәк әзерләү буенча мастер-класс булачак. Чара «Невельский исемендәге район мәдәният йорты» рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрдә видео-форматта узачак. Мастер-классны теләгән һәркем карый ала.
Якшәмбе, 14 июньдә, 12:00 сәгатьтә Береговая урамындагы яңа рекреацион парк территориясендә Сабантуй бәйрәме узачак. Әлеге бәйрәм татар халкы сәнгате һәм көнкүреше, милли кухня һәм костюмнар белән танышырга мөмкинлек бирә. Бәйрәмдә район мәдәният йорты иҗат коллективлары чыгыш ясаячак, балалар өчен уеннар, аттракционнар, ярминкәләр һәм башка чаралар булачак. Шулай ук, Тимерҗан Кәлимуллин исемендәге билбау көрәше турниры уздырылачак
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз