news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сахалин өлкәсе Татарстаннан "КАМАЗ" автобуслары ала

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сахалин өлкәсе губернаторы Олег Кожемяко белән төбәкләр арасында хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләште.

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Ирина Ермакова). Сахалин “КАМАЗ” автобусларын сатып алачак. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Сахалин губернаторы белән очрашуыннан соң билгеле булды.

Рәсми очрашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомство җитәкчеләре катнашты.

Билгеле булганча, 2016 елның сентябрь аенда ТР Президены Рөстәм Миңнеханов Сахалинга эш сәфәре кылган иде. Анда 2016-2018 елларга Татарстан һәм Сахалин арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куелды. Хәзер Сахалин губернаторы Олег Кожемяко Татарстанга эшлекле сәфәргә килде. “Сахалин – безнең илнең тиз үсеш алучы төбәкләреннән берсе. Сахалин табигать ресурсларына бай. Сахалин өлкәсендә нык икътисади структура булдырылган”, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Республика предприятиеләренә Сахалин базарын Татарстан продукцияләре белән тәэмин итүне активрак үзләштерергә кирәк, дип ассызыклады Президент. “Татарстан Сахалинны ит-сөт продукциясе, майонез, “Татспиртпром” продукциясе белән тәэмин итә ала. Шулай ук башка өлкәләрдә Сахалин өлкәсе белән хезмәттәшлек итәргә мөмкин: медицина җиһазлары белән тәэмин итү, яисә "КАМАЗ" һәм Казан вертолет заводы үз продукцияләрен Сахалин базарына чыгара ала. Безгә бу юнәлешләрне активрак үзләштерергә кирәк”, – дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Олег Кожемяко сүзләренә караганда, Сахалинда социаль икътисади программаларны һәм проектларны гамәлгә ашырганда Татарстан тәҗрибәсе кулланыла. “Татарстанның кайбер проектлары бездә дә тормышка ашырыла. Безгә алга таба да хезмәттәшлек итәргә кирәк. Хәзер без фельдшер акушерлык пунктларын, авыл клубларын ачу, күчмә диагностик комплексын булдыру кебек Татарстан проектларын гамәлгә куябыз”, – диде Олег Кожемяко.

Шулай ук ул Казанның транспорт системасының үсеше белән тәэсирләнүен әйтте. “Татарстанның IT-индустрия тармагында казанышлары искитәрлек. Без сезнең транспорт системасының өстенлекләре белән таныштык. Безнең халык яшәү сыйфаты дәрәҗәсен тоярлык булсын өчен, без, һичшиксез, сезнең тәҗрибәне кулланырбыз”, – диде губернатор, шулай ук ул Сахалин өлкәсендә шәһәр халкын ташу өчен КАМАЗ автобусларын алуын да өстәп әйтте.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Сахалин өлкәсе губернаторы Олег Кожемяко белән төбәкләр арасында хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләште. Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкына Сахалинга барып кайтырга киңәш итте. “Сахалин – Россиядә генә түгел, бөтен илдә дә уникаль урын. Сахалинның матурлыгы мине таң калдырды. Һәм, билгеле, туризм өлкәсендә дә хезмәттәшлек итү урынлы булыр иде. Мин татарстанлыларга Сахалиндагы матурлыкны барып карарга киңәш итәм. Хезмәттәшлек итү өчен юнәлешләр күп. Шулай ук анда биш мең татар яши һәм Татар бугазы бар. Бу бит мөнәсәбәтләр үсешенә җирлек”, – дип билгеләп үтте ТР Президенты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100