news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сахалин драма театры нигезендә татар актрисасы тора

Казанда татар театры артисты буларак белем алган Мәрьям Хәсәнова һәм Гөлшат Юнысова гомерләре буе Сахалинда рус театрында эшлиләр.

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Сахалин драма театрына Казан артистлары нигез салган. Бу хакта “Әкият” курчак театрында Сахалин курчак театры гастрольләре уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә Сахалин дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Антонина Добролюбова әйтте. Ул “Әкият” курчак театры сәхнәсеннән гомере буе Сахалин театрында эшләгән татар актрисасы Гөлшат Юнысованы да сәламләде.

Сахалиндагы беренче татар актрисасы дигәндә, сүз Россиянең атказанган артисты, татар актрисасы Мәрьям Хәсәнова турында бара. Рус театры чыганакларында ул Мириам Хасанова буларак язылган. Мәрьям Ширияздан кызы Хәсәнова 1920 елда Казанда туган. Рәшидә Җиһаншиналар белән бергә Казан театр училищесын тәмамлап, берничә сезон Татар дәүләт академия театрында эшләгәч, 1940 елда Мәрьям Хәсәнова Сахалинга чакырыла.

Бу әле театрның Сахалин утравы башкаласы булган Александровск-Сахалин шәһәрендә урнашкан чагы була. 1947 елда драмтеатр Көньяк Сахалинга күчә. Мәрьям театрда 1981 елга кадәр эшли һәм лаеклы ялга чыккач, Казанга күченеп кайта. 2007 елда 88нче яшендә Казанда вафат була.

Күренекле татар актрисасы хезмәт иткән рус театры хәзер А.П.Чехов исемендәге Сахалин халыкара театр үзәге дип атала. Ул Сахалин өлкәсендәге ике театрның берсе. Ә икенчесе – Курчак театры. Заманында драма театрында Мәрьям Хәсәнова, Гөлшат Юнысовалар белән бер сәхнәдә уйнаган артистка Антонина Добролюбова хәзер курчак театрының сәнгать җитәкчесе.

1947 елда, сугыштан соңгы авыр елларда, Мәрьям Сахалинга балалары белән бергә сеңлесен дә чакырган. Россиянең атказанган артисты Гөлшат Йосыпова – аның сеңлесенең кызы. “Мәрьям апа 1947 елда Казанга кайтып безнең авыр тормышны күрде дә, янына чакыртып алды. Минем Казан театр училищесын тәмамлап, телевидениедә эшли башлаган чорым иде. Гадел Кутуйның улы Рөстәм Кутуй кул астында эшли башладым. Минем театрда эшлисем килде, ә яңа туган балам белән Күчмә театрда йөри алмый идем. Минем бит әтием дә Күчмә театр артисты иде – гастрольләр вакытында авырып үлеп калган. Миңа ул чакта 3 кенә яшь, ә энем туган гына булган”, - дип сөйли Гөлшат Юнысова.

Шулай итеп, Наилә Гәрәева, Празат Исәнбәт, Ирек Баһманов, Рәсим Сәләховлар белән бергә татар театр студиясен тәмамлаган актриса шулай итеп рус театрында хезмәт итә башлый. Аңа студент чорында Фатыйх Әмирхан әсәре буенча Казанда куелган спектакльдән башка, татар әсәрләрендә уйнарга туры килми.

Гөлшат Ибраһим кызы  Юнысова хәзер Казанда яши.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100