Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саха Якутия Татарстанның татар телен саклау комиссиясе эше тәҗрибәсен өйрәнергә тели
«Татарстанда татар теле кебек үк, бездә дә якут теле буенча эшләр катлаулы. Сездәге структура, эш механизмы безгә дә файдалы булырга мөмкин», — диде Якутия Дәүләт Җыены (Ил Тумэн) Рәисенең беренче урынбасары Александр Жирков.
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Саха Якутия Республикасы Татарстанның татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе эше тәҗрибәсе белән кызыксына. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советында Якутия Дәүләт Җыены делегациясе белән очрашуда билгеле булды.
Якутия Дәүләт Җыены (Ил Тумэн) Рәисенең беренче урынбасары Александр Жирков эш визиты кысаларында комиссия җитәкчесе Марат Әхмәтов белән якыннан танышканын искәртте.
«Безнең республика башлыгы күптән түгел безнең дә бу юнәлештә структура эшен яңадан карарга тәкъдим итте. Хәзерге чынбарлыктан чыгып эшләргә кушты. Татарстанда татар теле кебек үк, бездә дә якут теле буенча эшләр катлаулы. Сездәге структура, эш механизмы безгә дә файдалы булырга мөмкин», — диде Александр Жирков.
«Татарстан парламентында башкарылган эшләр безнең өчен өлге, шушы үрнәккә ияреп, эшлисе килә. Якутия һәм Татарстанның парламентаризм тарихы охшаш. Без үзара тәҗрибә уртаклашабыз. Татарстан парламенты һәрвакыт консолидацияле көч булып чыгыш ясады», — дип ул делегация исеменнән рәхмәтен җиткерде һәм Якутиянең 100 еллыгына чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз