news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саха театры "Нәүрүз" фестиваленә Картлык һәм Үлем турында спектакль алып килгән

"Уяну" спектаклен "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы онлайн күрсәтте.

Саха театры "Нәүрүз" фестиваленә Картлык һәм Үлем турында спектакль алып килгән
Рамиль Гали

(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). “Нәүрүз” фестивален оештыручылар күренекле саха режиссеры Сергей Потаповның ике спектаклен бер үк вакытка куеп, театраль тамашачыны һәм фестиваль кунакларын шактый кыен хәлгә куйды. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Казах музыкаль драма театры башкаруында А.П.Чехов буенча куелган “Чия бакчасы” барса, Г.Камал театрының Зур сәхнәсендә П.А.Ойунский исемендәге Саха академия театрының “Уяну” спектакле күрсәтелде.

Искәртеп үтәбез, әлеге спектакльне “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы онлайн күрсәтте.

“Уяну” пьесасының авторы – Саха Республикасының атказанган артисты Софья Баранова-Сергучева. Спектакль саха телендә бара.

Төп геройлар – Картлар йортында яшәүче Карт (Валентин Макаров) һәм аны караучы санитарка Хатын (Ирина Никифорова). Картның хыялы – йоклаганда тыныч кына үлеп китү. Ә санитарка Хатынның хыялы – авыру баласын дәвалау өчен акча табу. Әмма ул өч эштә эшләсә дә, акча җиткерә алмый.

Спектакльдә картның беркемгә кирәкмәгән бүгенге көне аның хатирәләре белән үрелеп бара. Хатирәләрендә ул яшь, җитез. Беренче хатыны, икенчесе, кызы, үлем һәм яшәү турында сугыш истәлекләре... Спектакльнең буеннан-буена тирә-ягындагы тормыш өрәкләре... Алар карт һәм ямьсез. 1 сәгать тә 15 минут барган спектакль дәвамында Карт һәм Санитарка янында карга борынлы өрәк – әллә кеше, әллә үлем көтеп козгын йөри...

Спектакльне театр һәм кино режиссеры Сергей Потапов куйган. Ул Марк Захаров укучысы, саха матбугат чараларында аны “Якут Тарантиносы” дип атыйлар. Ул Якутскида, Абаканда, Новосибирскида, Екатеринбургта, Парижда, Таллинда спектакльләр куйган. Август аенда спектакль куерга Минзәләгә килергә җыена.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100