news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәгыйть Сүнчәләй. Язучы (Хикәя)

(Хикәя)

Театрда уен бетте. Халык тарала башлады.

Мохтаровның пьесасын гаять яхшы уйнадылар. Мөхәррир Мохтаровны мәгълүмрәк кешеләр тәбрик кыйлдылар. Мохтаров мәмнүн* иде. Ул: «Мин гаепле түгел, әфәнделәр, артистлар, артисткалар!» – диде дә көлде.

Менә ул артистлар бүлмәсенә керә башлаган иде, артыннан аңар әллә кем эндәште. Мохтаров әйләнеп карады – мәгълүм Җиһаншин булды. Җиһаншин үзенең әрсезлеге белән әдипләр, газетачылар, артистлар арасында чуалып йөрүче бер яшьрәк шәһәр бае иде. Аны әллә ник «Мәрьямулла» дип йөртәләр иде. Ул, Мохтаровның иңенә кул куеп:

– Туктар әфәнде, нишлибез? Кая барабыз? – диде. Мохтаров салкын гына:

– Артистлар янына керәм әле. Алар мине чакыртканнар. Мин керәм әле, – диде.

Җиһаншиннан котылмакчы булды. Ул юмарт, ләкин тупас, әрсез Җиһаншинны яратмый һәм аның ваклыгын һәм кибрен** белә иде. Җиһаншин көлде. Тирән уйламыйча:

– Һәй, бергә барабыз алайсам! Әйдә, керик! – диде дә артистлар бүлмәсенә үзе үк элек керде.

Артистлар чыгарга хәзерләнәләр иде инде. Җиһаншин баш артист Хамматовка:

– Әйдәгез, әйдә! Эчәбез бүген! һәммәгез дә, һәммәгез дә! Менә Туктар әфәнде дә бара. Һәммәгез, берегез дә калмасын, – диде дә ямьсез көлде.

Мохтаров бармаска булгач, тегеләр аны көчләделәр дә ахирел әмер*** сүз тыңлаттылар.

Артисткалар кайтып киттеләр. Болар урамга җыелып чыктылар. «Тегеләр кайда?» диештеләр.

«Тегеләр»е эчтә калган яңа һәм ярлы артистлар иде. Ул ике артист кешегә иярүчәннәр түгел, кешенекен эчмиләр иде.

Хамматов, елмаеп:

– Аларның эчәселәре килми, чәй эчәрләр… – диде дә көлештеләр. Әллә кайсы:

– Мәткәпләр, теләнчеләр, – диде.

Тегеләр чыкмадылар. Болар, дүрт фаэтонга утырып, урам яңгыратып, әллә кайда киттеләр. Мохтаров белән Хамматов бер фаэтонда иделәр.

Сигез кеше менә дигән ресторан алдына барып төштеләр. Алар, гөрләшеп, көлешеп, эчкә керделәр. Арада иң күп кычкыручысы Җиһаншин иде. Аның мактанган сымак кыяфәте, тавышын күтәреп сөйләве Мохтаровны җирәндерә иде.

Мәйханәдә халык шактый иде. Арада «тегенди» кыз-хатыннар да күренгәлиләр.

Болар бер зур бүлмә алдылар. Җиһаншин рияланып кына төрле эчке һәм нигъмәтләр сорады. Эчә, ашый башладылар. Мохтаров кофе гына алдырды. Җиһаншин белән Хамматов күбрәк сөйләүчеләр иде. Бүтән артистлар Мохтаровтан яхшысынмый күп лыкылдамадылар.

Мохтаров почмактарак утырган да, ярым тәфәккерле, ярым хәсрәтле сында өнсез генә алдында гел кофе йоткалый иде. Аны мактадылар, пьесаларын мактадылар. Ләкин мәҗлестәшләре аны күпме күтәреп сөйләсәләр дә, Мохтаров бер сүз дә эндәшмәде.

– Туктар әфәнде кебек драматург бездә юк!

– Юк! Юк!

– Беренче урынны тота... Тәки тегеләр онытылдылар да...

– Һи, аларның пьесалары грош та тормый иде…

Фәлән кебек сүзләр сөйләделәр. Мохтаров бу сүзләргә чын колак салмады. Аның аңында Рәсүл галәйһиссәламнең төрле йөзе ялтырады. Менә пәйгамбәр, даһи, менә аның садә генә, әмма тирән мәгънәле сүзләре:

– Алдыгызда мактаганнарның күзләренә ком сибегез…

Менә даһиның үгете... Мохтаров үткен күзләре белән хикмәтле вә серле итеп мәҗлестәшләренә сөзеп алды да үзе дә сизмичә:

– ...сал вәссәлам галәйһи, – дип әйтеп куйды…

Тегеләр бу салаватны аңламадылар... Халык эчкән саен кызыша барды. Җиһаншинның борыны кызарды. Ул тагы күп лыкылдый, күп көлә башлады. Хамматовның күзләре пыялаланды. Ул җүләр кебек кешегә карый, кызык сүзләр сөйли, күбрәк елмая башлады. Бүтәннәре дә уяндылар. Кайсыдыр җырлый, менә бүтәннәре дә кушылып җырларга маташалар, эчәләр, эчәләр дә җырлыйлар... ләкин тавышлары гаять мәкруһ иде. Утыра торгач, һава шактый бозылды. Ул тәмәке төтене белән тулган, йөзләр ачык күренми иде.

Мохтаровка, бигрәк тә аек хәлдә, бу һавада утыру бик читен булды. Ул болай да кеше тавышын яратмый, исерек тавышны бигрәк тә мәкруһ**** күрә иде…

Ул эндәшми генә торды да, чыгып, тышта бераз саф һава иснәде…

Ресторан шау килә. Ул исерек вә мәкруһ тавышлар, ул хатын-кызлар чинавы, савыт-саба чыңлары, бергә кушылып, музыка тавышын каплыйлар, әллә нинди рәтсез тормышны аңдыралар иде.

Мохтаровка бер кыз ягыла башлаган иде, ул аны этеп җибәрде дә бүлмәгә керде. Бүлмәдәгеләр тагы да исерә төшкәннәр, кайсы өстәлгә башын куеп капланган, кайсы эчке түгә, кайсы сүгенә, кайсы җырлый, кайсы көлә иде…

Мохтаров керде. Бу күренеш аңар тагы да ямьсез күренде дә, ул сиздерми, йөз чытып, урынына бара башлады.

Шунда Җиһаншин аны күреп каһкаһә белән көлде дә, кычкырып:

– Җәмәгать! Әдип килә! Юл бирегез! Безнең мәшһүр әдип килә! Күрегез, ул нинди эре! Нинди ул мәһабәт! Нинди ул гали! Ул, әфәнделәр, хыял белән сөйдерә, мөнтәһагә***** аша! Без вак халык! Без толпа, әфәнделәр! Без исерәбез, чөнки без гавам. Ул безнең мәшһүр әдипләребездән Мохтаров әфәнде җәнаплары мәгъсум, ул аек, ул кинәсез! Мәшһүр ул! Күрегез аны! Биш сумлык шөһрәт, – диде.

Артистлар көлештеләр. Исерегрәкләре, баш күтәреп, җүләр шикелле аңсыз караш белән аптыравыннан шаккаткан Мохтаровка карадылар, җылмаеп каш чыттылар.

Мохтаров Җиһаншинның фәхеш күзләренә җан ачу усаллыгы белән карап тора иде.

– Карагыз сез аңар, җәмәгать! Ул нинди мәһабәт! Ул Демон шикелле булган. Менә шулай рәсемгә төшәрләр! Җәмәгать, аның рәсеме сатыла, һәр китапханәдә хакы пәт кәпикә!****** – дип, Җиһаншин тагы чинады.

Мәҗлестәшләре тагы да көлештеләр.

Мохтаровның ачуына чик юк иде. Аның зиһене бу мәшәкатьтән шулкадәр чуалды ки, бер сүз әйтерлек куәте калмады, ул аптырады, аның сәмгына,******* зиһененә көтелмәгән җирдән зарбә******** булды.

Хамматов, җүләр күзләрен як-якка йөртеп, җылмаеп:

– Сидрәтел-мөнтаһага********* аша, мулла-мөримулла? Күкләргә диген, ә? Мәшһүр! – диде дә тагы көлештеләр.

Әллә кайсы:

– Пәт кәпик – диде. Янә көлделәр. Мохтаров киенеп беткән иде инде.

Мәҗлестәшләре аңар елмаеп карадылар да, киная белән мыскыллап:

– Кая киттең? – диештеләр.

Шунда Мохтаров ачулы күзләре белән бөтен мәҗлес әһаленә һәм аларның кыйбатлы бокаллар, тозлы кыярлар белән тулган өстәлләренә бер карады да чыгып китте.

Мохтаров нумирасына кайтты, үз бүлмәсенә керде. Вакыт соң булганга, бүлмәләрдә инде ут янмый иде.

Ул йөрәк януына түзә алмый, үзенә ямьсез бер гайрәт белән стенасында аскан зур рәсемне (Гайшә рәсемен) суырып алды да ерткалан ташлады һәм, караватына йөзе белән капланып, әллә нигә кычкырып көләргә кереште.

*Мәмнүн – шат, разый.
**Кибрен – тәкәбберлеген.
**Ахирел әмер – ахыр чиктә.
****Мәкруһ – ямьсез.
*****Мөнтәһа – ахыр чик.
******Пәт кәпикә (пять копеек) – биш тиен.
*******Сәмгына – монда: колагына.
********Зарбә – басым (удар).
*********Сидрәтел-мөнтаһа – җиденче кат күктәге урын исеме.



Сәгыйть Сүнчәләй (1889-1937) – шагыйрь, тәрҗемәче, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Саратов губернасының Хуалыйн өязе Иске Мастяк авылында (хәзерге Ульяновск өләсе Иске Кулаткы районы) туа. Озак та үтми аларның гаиләсе Әстерханга күченә. Беренче әсәрләрен шунда яшәгәндә иҗат итә. Шигырьләре Әстерхан, Казан, Оренбург, Петербург, Уфа һәм башка шәһәрләрдә чыккан татар газета һәм журналларында дөнья күрә. Күп кенә рус һәм чит ил шагыйрьләренең әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә, пьесалар һәм публицистик мәкаләләр яза. Аның талантлы музыкант һәм җырлар авторы булуы да билгеле. Озак еллар мөгаллимлек белән шөгыльләнә, мәгариф өлкәсендә эшли. XX гасырның 30нчы елларындагы сәяси репрессияләр җиле аны да урап узмый – «партия һәм Совет хакимиятенең дошманы» дип игълан ителә һәм 1937 елда атып үтерелә. 1958 елда аклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100