Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Сәгыйть Сүнчәләй. Якты юл
Сез күрәмсез? Анда ни ул?
Сез аны янгын дисез.
Таң туа! Ул – таң, яраннар!*
Ник сез аны белмисез?
Ул ерак димсез? Якын ул!
Мин китәм! Мин таң телим!
Анда – якты, монда – золмәт,
Мин бу золмәтне сөймим!
Булмасын таң! Таң түгел ул!
Янгын, әйе, янгын ул!
Әмма... анда якты, дустлар,
Алда – якты, якты юл!
Якты булсын, нурлы булсын –
Ут кабыз, зинһар, җаным.
Шулкадәр зиһнемдә күп-күп
Тәмле-тәмле уйларым.
Якты булсын, нурлы булсын –
Мин сөямен яктыны.
Күз нурымны байтак алды.
Төн – золым, михнәт төне.
Якты булсын, нурлы булсын –
Кил, утыр, бер сөйләшик.
Бир кулың... күңлем юансын, –
Кайгы күп күңлемдә бик...
Җылмая, уйный кояш. Шат
Гөрләвекләр гөрлиләр.
Күк күгәрченнәр матурлар,
Нинди моңлы гөрлиләр!
Җил җылы. Тәмле яз исе.
Кар бетә – хәсрәтле кар.
Шат кояшның нурларында
Шат балалар уйныйлар.
Тыңлыймын мин гөрләвекләр,
Күк күгәрчен гөрләвен.
Әллә ник бу яңа язга
Мин быел бик сөйнәмен.
*Яраннар – туганнар.
Сәгыйть Сүнчәләй (1889-1937) – шагыйрь, тәрҗемәче, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Саратов губернасының Хуалыйн өязе Иске Мастяк авылында (хәзерге Ульяновск өләсе Иске Кулаткы районы) туа. Озак та үтми аларның гаиләсе Әстерханга күченә. Беренче әсәрләрен шунда яшәгәндә иҗат итә. Шигырьләре Әстерхан, Казан, Оренбург, Петербург, Уфа һәм башка шәһәрләрдә чыккан татар газета һәм журналларында дөнья күрә. Күп кенә рус һәм чит ил шагыйрьләренең әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә, пьесалар һәм публицистик мәкаләләр яза. Аның талантлы музыкант һәм җырлар авторы булуы да билгеле. Озак еллар мөгаллимлек белән шөгыльләнә, мәгариф өлкәсендә эшли. XX гасырның 30нчы елларындагы сәяси репрессияләр җиле аны да урап узмый – «партия һәм Совет хакимиятенең дошманы» дип игълан ителә һәм 1937 елда атып үтерелә. 1958 елда аклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз