Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Сәгыйть Сүнчәләй. Төш («Пәрвәрдикяр!..»)
Пәрвәрдикяр!* Йоклый идем. Иңдең миңа,
Дидарыңны** син балкытып килдең миңа.
Йоклый идем – ишеталмадым, газиз мәүлам;
Бер сүз әйттең. Ни әйттең, ни дидең миңа?
Җәмил Раббым! Йоклый идем – уятмадың,
Шул вакытта син ник мине уятмадың?
Уятмадың, терелтмәдең, нур бирмәдең,
Дидарыңнан йөрәгемә нур якмадың!..
Аллаһ! Аллаһ! Йөзеңне ник күрсәтмәдең?
Ник мөкатдәс сүзең иштертеп әйтмәдең?
Инде уяндым. Уяндым, син юк инде!
Янам, көйнәм! Дәһшәт! Газап! Юк рәхмәтең!
Мин үкенәм, үкенәм, сызлыйм. Син беләсең,
Фиракыңда*** янам, Раббым, син күрәсең!
Михнәтле төш... Ник йокладым! Ник йокладым?!
Аллаһ, Аллаһ! Үләмен бит! – үтерәсең!
*Пәрвәрдикяр – тудыручы, яратучы, Аллаһ.
**Дидар – йөз.
***Фирак – аерылышу (уты).
Сәгыйть Сүнчәләй (1889-1937) – шагыйрь, тәрҗемәче, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Саратов губернасының Хуалыйн өязе Иске Мастяк авылында (хәзерге Ульяновск өләсе Иске Кулаткы районы) туа. Озак та үтми аларның гаиләсе Әстерханга күченә. Беренче әсәрләрен шунда яшәгәндә иҗат итә. Шигырьләре Әстерхан, Казан, Оренбург, Петербург, Уфа һәм башка шәһәрләрдә чыккан татар газета һәм журналларында дөнья күрә. Күп кенә рус һәм чит ил шагыйрьләренең әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә, пьесалар һәм публицистик мәкаләләр яза. Аның талантлы музыкант һәм җырлар авторы булуы да билгеле. Озак еллар мөгаллимлек белән шөгыльләнә, мәгариф өлкәсендә эшли. XX гасырның 30нчы елларындагы сәяси репрессияләр җиле аны да урап узмый – «партия һәм Совет хакимиятенең дошманы» дип игълан ителә һәм 1937 елда атып үтерелә. 1958 елда аклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз