news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәгыйть Сүнчәләй. ***(«Тау биекме?..»)

***
Тау биекме? Син менәмсең?
Мен меналсаң, тауга мен,
Тауга мен. Күр дөньяны син,
Күр бу дөньяның ямен.

Күр син аннан киң яланнар,
Күр авыллар, күр сулар,
Күлләр, урманнар, болыннар, –
Бер таралсын кайгылар.

Төш түбән. Йөр син түбәндә,
Күр чәчәкләр, чишмәләр,
Күр игеннәр, күр җимешләр –
Хәсрәтеңне бер китәр!

Тауга мендең яки төштең –
Син онытма Алланы;
Күңлем Алласын онытма, –
Ул яраткан дөньяны.



Сәгыйть Сүнчәләй (1889-1937) – шагыйрь, тәрҗемәче, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Сарытау губернасының Хуалыйн өязе Иске Мәстәк авылында (хәзерге Ульяновск өләсе Иске Кулаткы районы) туа. Озак та үтми аларның гаиләсе Әстерханга күченә. Беренче әсәрләрен шунда яшәгәндә иҗат итә. Шигырьләре Әстерхан, Казан, Оренбург, Петербург, Уфа һәм башка шәһәрләрдә чыккан татар газета һәм журналларында дөнья күрә. Күп кенә рус һәм чит ил шагыйрьләренең әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә, пьесалар һәм публицистик мәкаләләр яза. Аның талантлы музыкант һәм җырлар авторы булуы да билгеле. Озак еллар мөгаллимлек белән шөгыльләнә, мәгариф өлкәсендә эшли. XX гасырның 30нчы елларындагы сәяси репрессияләр җиле аны да урап узмый – «партия һәм Совет хакимиятенең дошманы» дип игълан ителә һәм 1937 елда атып үтерелә. 1958 елда аклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100