Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Сәгыйть Сүнчәләй. Таң
Таң туамы? Таң туа шул,
Яктыра, балкый офык.
Күзләремнән качты золмәт,
Сөйде күзне яктылык.
Таң туа, таң! Кайда золмәт,
Кайда кардәшләр, золым?
Кайда сәдләр,* кайда сөтрә,**
Кайда гафләт,*** кайда шом?
Таң туа әкрен генә... аһ,
Нурланып шатланды аң!
Дустларым! Кемгә кирәк таң,
Ямьле таң, бәйрәмле таң?
Таң кирәк! Нурлар кирәк!
Таң кирәк, бәйрәмле таң!
Тәмле теләк – безнең теләк!
Һәммәбезгә, һәммәбезгә
*Сәд – киртә (каршылык).
**Сөтрә – бит пәрдәсе, пәрәнҗә.
***Гафләт – игътибарсызлык.
Сәгыйть Сүнчәләй (1889-1937) – шагыйрь, тәрҗемәче, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Саратов губернасының Хуалыйн өязе Иске Мастяк авылында (хәзерге Ульяновск өләсе Иске Кулаткы районы) туа. Озак та үтми аларның гаиләсе Әстерханга күченә. Беренче әсәрләрен шунда яшәгәндә иҗат итә. Шигырьләре Әстерхан, Казан, Оренбург, Петербург, Уфа һәм башка шәһәрләрдә чыккан татар газета һәм журналларында дөнья күрә. Күп кенә рус һәм чит ил шагыйрьләренең әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә, пьесалар һәм публицистик мәкаләләр яза. Аның талантлы музыкант һәм җырлар авторы булуы да билгеле. Озак еллар мөгаллимлек белән шөгыльләнә, мәгариф өлкәсендә эшли. XX гасырның 30нчы елларындагы сәяси репрессияләр җиле аны да урап узмый – «партия һәм Совет хакимиятенең дошманы» дип игълан ителә һәм 1937 елда атып үтерелә. 1958 елда аклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз