Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Сәгыйть Сүнчәләй. Сине күрәм
(Гейнедән)
Сине күрәм, ярым, мин төшемдә:
Иясең син миңа башыңны;
Сөйнеп үбәм, имеш, шунда синең
Нурлар төсле ак кулларыңны.
Хәсрәтләнеп миңа карыйсың да
Башкаеңны акрын иясең;
Күзләреңдә күрәм энҗе яшьләр,
Миңа нидер акрын әйтәсең.
Син әйтәсең нидер, бүләк итеп
Хуш исле гөл миңа сонасың*.
Уянам мин – юк ул биргән гөлең,
Сүзеңне дә онытам шуннан соң.
Эзләдем нур – тапмадым мин,
Күрдем утлар; кайда нур?
Ашмадым, күк күрмәдем мин...
Кайда оҗмах? Кайда хур?
Мин дидем: «Су!» Эчмәдем су;
Сондылар* – эчтем зәһәр.
Җырладым мин, егъладым мин –
Әллә кемнәр көлделәр.
Төн иде. «Раббым!» – дидем мин,
Мин икәнне белделәр...
«Аттымы таң?» – дип сорадым,
Әллә кемнәр көлделәр...
Кайда Аллаһ? Кайда дидар?
Кайдадыр агълый мәләк.
Җырлый исрекләр – торалмыйм.
Кем көлә?.. Гүрдә – теләк...
Үтте айлар, үтте еллар,
Күзләремне басты кан...
Ник торалмыйм? Ник күралмыйм?
Кайда нур? Кайда җәнан?
Нур эзли күзләрем...
Нур тели күкрәгем...
Төн үпте Сәгыйтьне –
Үтерде әллә кем!
Төн үтте – күрмәдем,
Үтерде – үлмәдем,
Ул көлеп югалды –
Артыннан йөрмәдем.
Канланды күзләрем,
Түзмәде күкрәгем,
Кем үпте – белмәдем,
Мин кирәксенмәдем.
*Сондылар – суздылар.
Сәгыйть Сүнчәләй (1889-1937) – шагыйрь, тәрҗемәче, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Сарытау губернасының Хуалыйн өязе Иске Мәстәк авылында (хәзерге Ульяновск өләсе Иске Кулаткы районы) туа. Озак та үтми аларның гаиләсе Әстерханга күченә. Беренче әсәрләрен шунда яшәгәндә иҗат итә. Шигырьләре Әстерхан, Казан, Оренбург, Петербург, Уфа һәм башка шәһәрләрдә чыккан татар газета һәм журналларында дөнья күрә. Күп кенә рус һәм чит ил шагыйрьләренең әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә, пьесалар һәм публицистик мәкаләләр яза. Аның талантлы музыкант һәм җырлар авторы булуы да билгеле. Озак еллар мөгаллимлек белән шөгыльләнә, мәгариф өлкәсендә эшли. XX гасырның 30нчы елларындагы сәяси репрессияләр җиле аны да урап узмый – «партия һәм Совет хакимиятенең дошманы» дип игълан ителә һәм 1937 елда атып үтерелә. 1958 елда аклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз