news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәгыйть Сүнчәләй. Шәһәрдә

Кич иде. Чыктым шәһәргә,
Яктыга чумган шәһәр.
Кайгылы йөзләрне нурлый
Шат күңелле шөгъләләр.*

Бер хатын күрдем. Мине ул
Дәште ямьле җылмаеп.
Ал йөзе балкый иде ут
Яктысында нурланып.

Күзләрендә инде күркәм
Җан нуры сүнгән иде.
Инде гыйффәтсез гомергә
Мескинем күнгән иде.

«Ни?» – дидем... «Әйдә!» – диде ул.
Бармадым – уфтанмады.
Ут нурына ул карады,
Бирдем акча – алмады.

«Син бәхетлеме?» – дидем мин,
Ул, көлеп: «Әйе», – диде...
Күзләренә... күзләренә
Канлы яшь тулган иде.

*Шөгъләләр – шәүләләр.



Сәгыйть Сүнчәләй (1889-1937) – шагыйрь, тәрҗемәче, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Саратов губернасының Хуалыйн өязе Иске Мастяк авылында (хәзерге Ульяновск өләсе Иске Кулаткы районы) туа. Озак та үтми аларның гаиләсе Әстерханга күченә. Беренче әсәрләрен шунда яшәгәндә иҗат итә. Шигырьләре Әстерхан, Казан, Оренбург, Петербург, Уфа һәм башка шәһәрләрдә чыккан татар газета һәм журналларында дөнья күрә. Күп кенә рус һәм чит ил шагыйрьләренең әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә, пьесалар һәм публицистик мәкаләләр яза. Аның талантлы музыкант һәм җырлар авторы булуы да билгеле. Озак еллар мөгаллимлек белән шөгыльләнә, мәгариф өлкәсендә эшли. XX гасырның 30нчы елларындагы сәяси репрессияләр җиле аны да урап узмый – «партия һәм Совет хакимиятенең дошманы» дип игълан ителә һәм 1937 елда атып үтерелә. 1958 елда аклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100