news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәгыйть Сүнчәләй. Сагын

Син караңгыда утырсаң,
Үткәнеңне уйласаң,

Син сәгадәтле хәятка
һәм рәхәткә туймасаң,

Әллә кемнәр пакь йөрәгең
Шөгъләсен сүндерсәләр,

Әллә кемнәр гыйззәтеңнән,
Хәсрәтеңнән көлсәләр,

Син җыласаң, алса яшең
Күзләреңнең нурларын, –

Моңлы күңлеңнән мине син
Шул читен хиндә* сагын..

*Хин – вакыт, минут, мизгел.



Сәгыйть Сүнчәләй (1889-1937) – шагыйрь, тәрҗемәче, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Саратов губернасының Хуалыйн өязе Иске Мастяк авылында (хәзерге Ульяновск өләсе Иске Кулаткы районы) туа. Озак та үтми аларның гаиләсе Әстерханга күченә. Беренче әсәрләрен шунда яшәгәндә иҗат итә. Шигырьләре Әстерхан, Казан, Оренбург, Петербург, Уфа һәм башка шәһәрләрдә чыккан татар газета һәм журналларында дөнья күрә. Күп кенә рус һәм чит ил шагыйрьләренең әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә, пьесалар һәм публицистик мәкаләләр яза. Аның талантлы музыкант һәм җырлар авторы булуы да билгеле. Озак еллар мөгаллимлек белән шөгыльләнә, мәгариф өлкәсендә эшли. XX гасырның 30нчы елларындагы сәяси репрессияләр җиле аны да урап узмый – «партия һәм Совет хакимиятенең дошманы» дип игълан ителә һәм 1937 елда атып үтерелә. 1958 елда аклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100