news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәгыйть Сүнчәләй. Мин сине күрдем

Мин сине күрдем төшемдә:
Син кояш күк шат идең...
Елмаеп нәзик вә күркәм,
Әллә кемгә баш идең.

Әллә кемгә кул биреп, син
Нәкъ күгәрчен гөрләдең.
Күрмәдеңме шул вакыт син –
Шагыйреңне? Күрмәдең.

Мин егылдым. Әйләнәмне
Сарды ак, салкын болыт.
Син гаиб* булдың... Менә мин
Калдым агълап, онтылып.

Төшме бу? Аһ, төш булып та,
Шайтани төш булсае!
Таң туа... Мин йоклый алмыйм.
Аһ, төшем онтылсае.

*Гаиб булдың – югалдың.


Сәгыйть Сүнчәләй (1889-1937) – шагыйрь, тәрҗемәче, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Саратов губернасының Хуалыйн өязе Иске Мастяк авылында (хәзерге Ульяновск өләсе Иске Кулаткы районы) туа. Озак та үтми аларның гаиләсе Әстерханга күченә. Беренче әсәрләрен шунда яшәгәндә иҗат итә. Шигырьләре Әстерхан, Казан, Оренбург, Петербург, Уфа һәм башка шәһәрләрдә чыккан татар газета һәм журналларында дөнья күрә. Күп кенә рус һәм чит ил шагыйрьләренең әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә, пьесалар һәм публицистик мәкаләләр яза. Аның талантлы музыкант һәм җырлар авторы булуы да билгеле. Озак еллар мөгаллимлек белән шөгыльләнә, мәгариф өлкәсендә эшли. XX гасырның 30нчы елларындагы сәяси репрессияләр җиле аны да урап узмый – «партия һәм Совет хакимиятенең дошманы» дип игълан ителә һәм 1937 елда атып үтерелә. 1958 елда аклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100