news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәгыйть Сүнчәләй. Мин качтым

Төн караңгы, күк болытлы – күктә бер йолдыз да юк;
Көзге җил салкын, Идел өсте суык, дулкын суык.

Мин йөзәм, берни дә күрми күзләрем... Әзрәк өшим;
Вәхши дулкыннар мине кыйный. Телим нур – нур телим!

Алда юк бер нур! Беләм мин: артта якты, артта бар
Бер түгел, мең нур! Ләкин әйләнмимен, бакмыйм аңар –

Ул шәһәргә! Ул мохиттән мин качам! Якты шәһәр –
Алда нур... анда җылы... анда күңелле шәүләләр...

Инде мин кайтмам кире – тартма мине залим агым:
Буш мәшәкать! Аһ, шәһәрме? Мин аны күрдем, җаным!

Мин беләм инде аны бик шәп! Шәһәр ул – ул тәмугъ!
Анда юк чын юл, иман, чын нур! Җаным! Чын анда юк!

Анда нурлар, шәүләләр ялган! Гомер – ялган! Гомер!
Анда яшь, кан; анда... хуш, якты шәһәр! Раббым! Шөкер!

Унда нур күрәм – хәер, йолдыз ул да! Үтәм!
Төн, суык. Киттем, җаным, Раббым, кичер, көч бир! Йөзәм!




Сәгыйть Сүнчәләй (1889-1937) – шагыйрь, тәрҗемәче, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Саратов губернасының Хуалыйн өязе Иске Мастяк авылында (хәзерге Ульяновск өләсе Иске Кулаткы районы) туа. Озак та үтми аларның гаиләсе Әстерханга күченә. Беренче әсәрләрен шунда яшәгәндә иҗат итә. Шигырьләре Әстерхан, Казан, Оренбург, Петербург, Уфа һәм башка шәһәрләрдә чыккан татар газета һәм журналларында дөнья күрә. Күп кенә рус һәм чит ил шагыйрьләренең әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә, пьесалар һәм публицистик мәкаләләр яза. Аның талантлы музыкант һәм җырлар авторы булуы да билгеле. Озак еллар мөгаллимлек белән шөгыльләнә, мәгариф өлкәсендә эшли. XX гасырның 30нчы елларындагы сәяси репрессияләр җиле аны да урап узмый – «партия һәм Совет хакимиятенең дошманы» дип игълан ителә һәм 1937 елда атып үтерелә. 1958 елда аклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100