Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Сәгыйть Сүнчәләй. Мәсҗедтә
Раббы мәүлам, бу синең мәсҗед. Синең йорт – изге йорт.
Мәсҗедендә утырам, мәүлам! Мине син кума – тот.
Китмимен моннан. Бире килдем үзем ихлас белән,
Кума – мин китмим. Минем җан – ярлы җан, хәсрәтле җан.
Хәсрәтем кертте бире, әйе, тирән, зур хәсрәтем,
Изге мөнбәргә агызмакчы булып кердем яшем.
Йа Илаһым! Ник минем бәгърем суынды. Аңламыйм.
Мин җуанырга, җыларга кердем. Аһ, кем, кем залим?
Кем залим? Әйт. Әллә күңлемдә иманым калмаган,
Әллә юкса шәфкатең нуры җанымны каргаган.
Онтылалмыйм, агълый алмыйм, юк, җуаналмыйм, Ходай,
Мин җылый да алмыйм... тупасландым вә тапландым бугай...
Юк... ышанмаска телим... салкын, газиз Раббым, өең,
Яшь чагымда... шундый шәфкатьле... миһербанлы идең.
Сәгыйть Сүнчәләй (1889-1937) – шагыйрь, тәрҗемәче, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Саратов губернасының Хуалыйн өязе Иске Мастяк авылында (хәзерге Ульяновск өләсе Иске Кулаткы районы) туа. Озак та үтми аларның гаиләсе Әстерханга күченә. Беренче әсәрләрен шунда яшәгәндә иҗат итә. Шигырьләре Әстерхан, Казан, Оренбург, Петербург, Уфа һәм башка шәһәрләрдә чыккан татар газета һәм журналларында дөнья күрә. Күп кенә рус һәм чит ил шагыйрьләренең әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә, пьесалар һәм публицистик мәкаләләр яза. Аның талантлы музыкант һәм җырлар авторы булуы да билгеле. Озак еллар мөгаллимлек белән шөгыльләнә, мәгариф өлкәсендә эшли. XX гасырның 30нчы елларындагы сәяси репрессияләр җиле аны да урап узмый – «партия һәм Совет хакимиятенең дошманы» дип игълан ителә һәм 1937 елда атып үтерелә. 1958 елда аклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз