news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәгыйть Сүнчәләй. ***(«Кил, күрим: рәүшан йөзеңне ач...»)

***

Кил, күрим: рәүшан* йөзеңне ач, җаным,
Син – минем кәгъбәм, мөнәүвәр** идеалым.
Бир кулыңны, дөнья синсез һич миңа!
Бетте сабрым, калмады һич дәрманым.

Син беләсең бит диванаң көрбәтен,***
Күзләремне күр минем, күр хәсрәтен!
Әйт, сөендер. Мин көтәм тетрәп, янып,
Кальбемә**** иңдер бәшарәт***** рәхмәтен.

Мәңге моңсыз булды кальбем әллә ник;
Сөйләмикме, әйе, аны сөйләмик.
Кил, сөендер, дилбәрем, кил, шат булыйк,
Кил, көлик, сөеник, сәгадәтләр телик.

Никадәр көттем сине ялгыз, ятим,
Сагышың берлән генә мәңге яшим.
Ике куллап тот башымны, сөй, җаным,
Күзләрем йомдыр, дәһаның****** бер үбим.

*Рәушан – нурлы.
**Мөнәүвәр – якты.
***Көрбәт – сагыш.
****Калеб – күңел.
*****Бәшарәт – шатлык (шатлыклы хәбәр).
******Дәһан – авыз, ирен.



Сәгыйть Сүнчәләй (1889-1937) – шагыйрь, тәрҗемәче, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Саратов губернасының Хуалыйн өязе Иске Мастяк авылында (хәзерге Ульяновск өләсе Иске Кулаткы районы) туа. Озак та үтми аларның гаиләсе Әстерханга күченә. Беренче әсәрләрен шунда яшәгәндә иҗат итә. Шигырьләре Әстерхан, Казан, Оренбург, Петербург, Уфа һәм башка шәһәрләрдә чыккан татар газета һәм журналларында дөнья күрә. Күп кенә рус һәм чит ил шагыйрьләренең әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә, пьесалар һәм публицистик мәкаләләр яза. Аның талантлы музыкант һәм җырлар авторы булуы да билгеле. Озак еллар мөгаллимлек белән шөгыльләнә, мәгариф өлкәсендә эшли. XX гасырның 30нчы елларындагы сәяси репрессияләр җиле аны да урап узмый – «партия һәм Совет хакимиятенең дошманы» дип игълан ителә һәм 1937 елда атып үтерелә. 1958 елда аклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100