Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Сәгыйть Сүнчәләй. Кем җылый?
Кем җылый, аһ, кем җылый, ул кем — адәмме, җенме ул?
Кем җылый, кем? Илме, җилме? Ник җылый соң төнлә ул?
Кимме ул, мескинме ул? Әллә ятим, әллә гариб...
Ник җылыйсың, әйт, җаным, ник син җылыйсың, нәрсә дип?
Төн караңгы, төн усал, салкын, явыз, дәһшәтле төн...
Кем син, әйт, кем син? Җаным! Төнлә җылыйсың ни өчен?
Төн усал, бәгърем, җылавыңны синең ул аңламас,
Аңласа да – җә көләр, җә көлмәс, әмма санламас.
Төн көләр, төн вәхши ул, яхшым, көләр ул, рәнҗетер!
Кил миңа, кил-кил, җаным, кер куйныма, шикләнмә, кер!
Мин кочыйм, син бәгъремә ныграк кысыл – бәгърем, җылы.
Ул җылы әл дә, җаным! Ул әл дә шул мәзлум колы...
Кил, кочыл, ныграк кысыл... рәнҗе, җыла, тик каргама,
Ләгънәт әйтмә, әмма зарлан, зарлан әгъла мәүлаңа...
Төн усал, бирмәм сине, бирмәм аңар, көлдертмәмен,
Агъла, бетсен ул зәһәрле яшь, ләкин сүндертмәсен
Күзләреңнең яктысын сүндермәмен, сүнмәс, җаным!
Күзләреңне мин үбәрмен, күзләрең үлмәс, җаным!
Куй башыңны, куй минем күкрәккә – әл дә күкрәгем
Нык минем, агълап бетер, әйбәт шигырьләр сөйләрем.
Тәмле җырлар җырларым, җырлап сөярмен мин сине,
Әкрен-әкренләп сүнәр моңлы йөрәгең янгыны.
(1913)
Сәгыйть Сүнчәләй (1889-1937) – шагыйрь, тәрҗемәче, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Саратов губернасының Хуалыйн өязе Иске Мастяк авылында (хәзерге Ульяновск өләсе Иске Кулаткы районы) туа. Озак та үтми аларның гаиләсе Әстерханга күченә. Беренче әсәрләрен шунда яшәгәндә иҗат итә. Шигырьләре Әстерхан, Казан, Оренбург, Петербург, Уфа һәм башка шәһәрләрдә чыккан татар газета һәм журналларында дөнья күрә. Күп кенә рус һәм чит ил шагыйрьләренең әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә, пьесалар һәм публицистик мәкаләләр яза. Аның талантлы музыкант һәм җырлар авторы булуы да билгеле. Озак еллар мөгаллимлек белән шөгыльләнә, мәгариф өлкәсендә эшли. XX гасырның 30нчы елларындагы сәяси репрессияләр җиле аны да урап узмый – «партия һәм Совет хакимиятенең дошманы» дип игълан ителә һәм 1937 елда атып үтерелә. 1958 елда аклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз