Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Сәгыйть Сүнчәләй. Исмәгыйль бәк Гаспринский
Шауламаңыз! Уйламаңыз!
Җырламаңыз! Чү... сабыр.
Фаҗига бар, фаҗига! Бу
Хин* авыр, гамьле хәзер.
Чү! Хәзер бер рух, бәләнд** рух –
Гаспринский рухы
Гарше әгъляга*** аша... чү,
Сабыр итә изге кабер.
Бу сәгать – изге сәгать бу,
Кайгы-хәсрәт сәгате,
Бу түгел шатлык вә гашрәт,****
Вәхши гафләт***** сәгате.
Ул бәләнд җан безне кыйлды
Мәңгегә мәхрүм, ятим.
Зур матәм, бик зур матәм! Зур –
Милләтеңнең хәсрәте!
Безне кем золмәттә тапты?
Безгә кем күрсәтте юл?
Безне кем хак юлга куйды?
Безне кем үстерде? – Ул!
Ул бәләнд җан! Ул газиз җан!
Безнең өчен яшәде –
Без татарлар хакына... аһ!
Мәңге без матәмдә шул!
Кодси****** әкренлеккә талды
Мөхтәрәм, һәйбәт кабер.
Ул вәли рух, ул бөек рух –
Инде ул Аллададыр...
Кайгымыз зур... безгә ел да,
Ел да бер матәм килә...
Әкрен, әкрен! Фани дөнья!
Шаулама! Чү... бир сабыр.
*Xин – вакыт.
**Бәләнд – бөек.
***Гарше әгъляга – югарыга, күккә.
****Гашрәт – дуслык.
*****Гафләт – ваемсызлык.
******Кодси – изге, пакь, саф.
Сәгыйть Сүнчәләй (1889-1937) – шагыйрь, тәрҗемәче, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Саратов губернасының Хуалыйн өязе Иске Мастяк авылында (хәзерге Ульяновск өләсе Иске Кулаткы районы) туа. Озак та үтми аларның гаиләсе Әстерханга күченә. Беренче әсәрләрен шунда яшәгәндә иҗат итә. Шигырьләре Әстерхан, Казан, Оренбург, Петербург, Уфа һәм башка шәһәрләрдә чыккан татар газета һәм журналларында дөнья күрә. Күп кенә рус һәм чит ил шагыйрьләренең әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә, пьесалар һәм публицистик мәкаләләр яза. Аның талантлы музыкант һәм җырлар авторы булуы да билгеле. Озак еллар мөгаллимлек белән шөгыльләнә, мәгариф өлкәсендә эшли. XX гасырның 30нчы елларындагы сәяси репрессияләр җиле аны да урап узмый – «партия һәм Совет хакимиятенең дошманы» дип игълан ителә һәм 1937 елда атып үтерелә. 1958 елда аклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз