news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәгыйть Сүнчәләй. Исемең

Мин синең исмеңне ишетәм,
Әллә кемнәр сөйләшә;
Тыңлыймын гайбәтләрен дә
Күңлемә кайгы төшә.

Рәушан ай күк нурлысың син,
Ул җегетләр белмиләр;
Аһ, синең нурларыңнан ул сукырлар
Тап, җаным, тап эзлиләр.

Якты рухың, нурлы күркең
Сукырайткан күзләрен;
Күкрәгемдә рәнҗү яшереп,
Тыңлап утрам сүзләрен.

Мәгъсум исмең иштәмен дә
Калтырап, тетрәп китәм...
Мин генә мәгъсумлегеңне
Мин генә, бәгърем, беләм.

Ничә еллар, ничә илләр
Гиздем, әмма күрмәдем;
Күрмәдем мин үз илемне,
Үз илемә кермәдем.

Ничә еллар нурлы йөзле
Бер татар мин күрмәдем;
Ни гомер мин хәсрәтемне
Эчтә гизли белмәдем.

Күз камаштырган кояшны
Ни заманнар күрмәдем;
Ничә язлар, җәйләр үтте,
Әмма сөенә белмәдем.

Ничә еллар эзләдем ил,
Эзләдем нур, аһ орып;
Эзләдем... үз рухымны,
Үз җанымны каңгырып.

Тәмле-тәмле җылмаясың,
Балкытып бәхтең ямен;
Син бәхетлесең, шуңар мин
Чын күңелдән сөйнәмен.

Мин генә тик җылмаялмыйм –
Ник, җаным, син белмисең;
Гамьле, нурсыз күзләремнән
Эзлисең сер, эзлисең.

Күзләремдә юк минем сер,
Эзләмә, юк анда сер;
Әмма никтер җылмаялмыйм,
Син мине, зинһар, кичер.

Тәмле итеп җылмаясың,
Балкытып бәхтең ямен;
Син бәхетлесең, шуңар мин
Әкрен-әкрен сөйнәмен.



Сәгыйть Сүнчәләй (1889-1937) – шагыйрь, тәрҗемәче, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Саратов губернасының Хуалыйн өязе Иске Мастяк авылында (хәзерге Ульяновск өләсе Иске Кулаткы районы) туа. Озак та үтми аларның гаиләсе Әстерханга күченә. Беренче әсәрләрен шунда яшәгәндә иҗат итә. Шигырьләре Әстерхан, Казан, Оренбург, Петербург, Уфа һәм башка шәһәрләрдә чыккан татар газета һәм журналларында дөнья күрә. Күп кенә рус һәм чит ил шагыйрьләренең әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә, пьесалар һәм публицистик мәкаләләр яза. Аның талантлы музыкант һәм җырлар авторы булуы да билгеле. Озак еллар мөгаллимлек белән шөгыльләнә, мәгариф өлкәсендә эшли. XX гасырның 30нчы елларындагы сәяси репрессияләр җиле аны да урап узмый – «партия һәм Совет хакимиятенең дошманы» дип игълан ителә һәм 1937 елда атып үтерелә. 1958 елда аклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100