news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәгыйть Сүнчәләй. Галинең сүзләре

(«Баб»тан)

Кыз-хатыннар күз яше берлән юылган илемез,
Кыз-хатыннар хәсрәте берлән моңайган динемез.

Күз яшен безгә сөт урынына имезгән әнкәмез,
Инде без дә Зәүҗәләрне егълатамыз һәммәмез!

Әй, яраннар!* Сез хатын-кызларны һич кимсетмәңез!
Рәнҗемәсен сезгә шәфкатьле анаңыз, зәүҗәңез!

Әй, газиз кардәшләрем! Мәүла бүләк биргән хатын,
Кил – яшик һәйбәт! Аяк астка аның салмыйк хакын.

Кил – матурлыйк гомеребезне! Күрсәтик без нур аңар!
Ул да булсын шат-бәхетле, кайгы-рәнҗеш булмасын!

Коткарыйк золмәт эченнән – зинданыннан без аны!
Җимерелеп төшсен, кырылсын вәхши золмәт зинданы!

Ул иректә – яктыда үссен бәхетле гөл кебек,
Пәрдәсез – пакьлек, сәгадәт берлә нурлансын җаны.

*Яраннар — туганнар.



Сәгыйть Сүнчәләй (1889-1937) – шагыйрь, тәрҗемәче, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Саратов губернасының Хуалыйн өязе Иске Мастяк авылында (хәзерге Ульяновск өләсе Иске Кулаткы районы) туа. Озак та үтми аларның гаиләсе Әстерханга күченә. Беренче әсәрләрен шунда яшәгәндә иҗат итә. Шигырьләре Әстерхан, Казан, Оренбург, Петербург, Уфа һәм башка шәһәрләрдә чыккан татар газета һәм журналларында дөнья күрә. Күп кенә рус һәм чит ил шагыйрьләренең әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә, пьесалар һәм публицистик мәкаләләр яза. Аның талантлы музыкант һәм җырлар авторы булуы да билгеле. Озак еллар мөгаллимлек белән шөгыльләнә, мәгариф өлкәсендә эшли. XX гасырның 30нчы елларындагы сәяси репрессияләр җиле аны да урап узмый – «партия һәм Совет хакимиятенең дошманы» дип игълан ителә һәм 1937 елда атып үтерелә. 1958 елда аклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100