news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәгыйть Сүнчәләй. Бер көй

Бер тирән хәсрәткә сабышып, тинтерәп йөрдем кичә,
Зур хыялларга чумып, бер җыр көйләп йөрдем кичә.
Ул көем моңлы иде, тәмле иде, изге иде,
Әл дә булса моңлана күңлемдә, ядтан китмичә...

Әллә нинди яхшы ул көй, әллә ник моңлы, газиз,
Шундый моңлы, шундый һәйбәт, шундый хәсрәтле, нәфис.
Хәсрәтем шаять бетәр моңлы күңелдә, әмма ул
Көй моңы, белмим, бетәрме онтылып күңлемдә тиз!

Тышта салкын, тышта көз. Күңлемдә җәй, бәгърем, җылы.
Шаулыйлар күктә болытлар... Моңлы күңлем нур тулы.

Балкый күңлемдә илаһи нур – дидари нур*... Исә
Тышта салкын җил... Минем күңлемдә ак гөлләр үсә –

Тәмле исле, ямьле оҗмах гөлләре... оҗмахныкы...
Күкрәгемдә изге Коръән... Кил, җаным, Коръән укы!

Кил, үзеңне куй минем бисмиллалы күкрәгемә –
Иснә гөл, Коръән укы... Сөй Аллаһны, сөй, рәнҗемә.

Яшьме тамды башыңа? Ул ни, җаным?.. Ул – күз яшем...
Түзми күз яшь... җөткерәмме? Әйе, түзми күкрәгем.

Күкрәгемдә бар, җаным, күп-күп сөйлисе сүзләрем!
Рәнҗемә... Җөткермим инде... Инде кипте күзләрем.

Куй башыңны син минем күкрәгемә... Куй, рәнҗемә...
Иснә гөл, Коръән укы... Күңлең очынсын Раббыңа…
(1913)

*Дидари нур – сөйгәнемнән килә торган нур.


Сәгыйть Сүнчәләй (1889-1937) – шагыйрь, тәрҗемәче, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Саратов губернасының Хуалыйн өязе Иске Мастяк авылында (хәзерге Ульяновск өләсе Иске Кулаткы районы) туа. Озак та үтми аларның гаиләсе Әстерханга күченә. Беренче әсәрләрен шунда яшәгәндә иҗат итә. Шигырьләре Әстерхан, Казан, Оренбург, Петербург, Уфа һәм башка шәһәрләрдә чыккан татар газета һәм журналларында дөнья күрә. Күп кенә рус һәм чит ил шагыйрьләренең әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә, пьесалар һәм публицистик мәкаләләр яза. Аның талантлы музыкант һәм җырлар авторы булуы да билгеле. Озак еллар мөгаллимлек белән шөгыльләнә, мәгариф өлкәсендә эшли. XX гасырның 30нчы елларындагы сәяси репрессияләр җиле аны да урап узмый – «партия һәм Совет хакимиятенең дошманы» дип игълан ителә һәм 1937 елда атып үтерелә. 1958 елда аклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100