news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәгыйть Сүнчәләй. Авылда актык кич

Моңлы аулым, торган аулым! Бул бәхил! Инде китәм!
Талпына күңлем иреккә, мин бүтән илгә күчәм.

Читкә китсәм дә сине мин һич онытмам, әнкәем!
Син ни әйтсәң дә, ана, тапсам да чит илләрдә ямь.

Әрнү, рәнҗү, яшь кисте мине синдә, авыл!
Мин ничек түздем! Хәзер инде ачык алдымда юл.

Мин китәм, тик син, оям, искә төшәсең дә – эрим!
Айрылып китмәс идем, алда бүтән тормыш телим.

Аһ, туган, моңлы авыл! Китмәс күңелдән күрнешең,
Кайгы-михнәт җырлый-җырлый шаулаган моңлы кышың;

Язгы эссе көндә ауган ул сәрең, яңгырларың,
Ямь-яшел хәтфә кебек киң-киң уҗымлы кырларың;

Ярдагы шат чишмәнең серле агымлы уйнавы,
Ул күңелнең тын гына йоклап борынны уйлавы;

Ул бабайлардан калып килгән бәхет – урманнарың,
Ул бабайлар таптаган сукмакларың, тәхтең-тавың;

Ул кадер кичтә теләкләр берлә нечкәргәндә җан,
Таңда яңраучы әтәчләр таушы һәм моңлы азан;

Һәр үләнең, һәр җиләк, чәчкәң, агачың, яфрагың,
Язгы милли туй белән шатлыкта ямьләнгән чагың;

Шул җыенда – бәйгедә ул яшьләреңнең шатлыгы,
Ул – сиңайтим – кызларыңның күңленең йомшаклыгы;

Ул аларның йөзләренә балкыган ямь – җан яме,
Ул аларның язгы, иркен, яшь мәхәббәт бәйрәме?..

Әй, авыл! һәрбер җирең, һәрбер төшең, һәр байлыгың,
Һәр балаңның тормышы, ач кышларың, һәр бар-югың –

Барсы да күп күңлемә изге, якын кардәш булыр;
Һәммәсен сагъныр, онытмас, китсә дә читкә улың!

Мескин аулым! Күн балаңнан! Кич! Аңар син рәнҗемә,
Ул бәхет эзли, аңар юл бир, йөреп баксын, тимә!

Дәртле, яшь җанга һаман бер җир генә җитми; аңар
Тәңре биргән дөньяны – йөрсен рәхәт үз иркенә...



Сәгыйть Сүнчәләй (1889-1937) – шагыйрь, тәрҗемәче, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Саратов губернасының Хуалыйн өязе Иске Мастяк авылында (хәзерге Ульяновск өләсе Иске Кулаткы районы) туа. Озак та үтми аларның гаиләсе Әстерханга күченә. Беренче әсәрләрен шунда яшәгәндә иҗат итә. Шигырьләре Әстерхан, Казан, Оренбург, Петербург, Уфа һәм башка шәһәрләрдә чыккан татар газета һәм журналларында дөнья күрә. Күп кенә рус һәм чит ил шагыйрьләренең әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә, пьесалар һәм публицистик мәкаләләр яза. Аның талантлы музыкант һәм җырлар авторы булуы да билгеле. Озак еллар мөгаллимлек белән шөгыльләнә, мәгариф өлкәсендә эшли. XX гасырның 30нчы елларындагы сәяси репрессияләр җиле аны да урап узмый – «партия һәм Совет хакимиятенең дошманы» дип игълан ителә һәм 1937 елда атып үтерелә. 1958 елда аклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100