news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәгыйть Сүнчәләй. Әлфиям!

Сөйде төнлә ай мине... тик нурлы таңым атмады,
Батты аем... тик таң атмады, кояшым калкъмады.
Ул матур йолдызларымны да болытлар каплады;
Мин сөйдем... әмма сөюемне кара төн таптады.

Ялгызымны калдырып китте газизем Әлфиям –
Бетте бәхтем, рәхәтем... бетте газиз гомеремдә ямь.
Төн кабер төсле караңгы... инде таң атмас – беләм,
Инде атмас, юк, кояш та чыкмас инде... аһ, үләм!

«Әлфиям!» Килми җавап... каргалдым, ахры... Мин үләм,
Онтылам мин... аң керә, аң. Мин уянам – мин сизәм:
Юк тәнем... мин рух, имеш. Күккә ашам – күккә менәм,
Нур, мәляикләр* тирәмдә... кычкырам мин: «Әлфиям!»

Иштелә күктә зикер, тәсбих вә тәкбирләр өне...
«Әлфиям!» дим мин, мәляикләр җуаталар мине:
«Син, – диләр, – сөйдең, шуңа җәннәткә илтәбез сине».
«Әлфиям!» дип... иштелә күктән мәләкләр тәһлиле.**

*Мәляикләр – мәләкләр, фәрештәләр.
**Тәһлил – Аллаһны олылау (гарәпчә «бер Аллаһыдан башка Аллаһ юк» дип әйтү).




Сәгыйть Сүнчәләй (1889-1937) – шагыйрь, тәрҗемәче, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Саратов губернасының Хуалыйн өязе Иске Мастяк авылында (хәзерге Ульяновск өләсе Иске Кулаткы районы) туа. Озак та үтми аларның гаиләсе Әстерханга күченә. Беренче әсәрләрен шунда яшәгәндә иҗат итә. Шигырьләре Әстерхан, Казан, Оренбург, Петербург, Уфа һәм башка шәһәрләрдә чыккан татар газета һәм журналларында дөнья күрә. Күп кенә рус һәм чит ил шагыйрьләренең әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә, пьесалар һәм публицистик мәкаләләр яза. Аның талантлы музыкант һәм җырлар авторы булуы да билгеле. Озак еллар мөгаллимлек белән шөгыльләнә, мәгариф өлкәсендә эшли. XX гасырның 30нчы елларындагы сәяси репрессияләр җиле аны да урап узмый – «партия һәм Совет хакимиятенең дошманы» дип игълан ителә һәм 1937 елда атып үтерелә. 1958 елда аклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100