news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәгыйть Рәмиев. Ямь

Тарыксам хәсрәтем күптән,
Күңелдән һәм янып көйсәм,
Китәм читкә халыктан мин,
Дәхи гыйффәт вә ямь сөйсәм.
Халыктан читтә бар гыйффәт,
Халыктан чит ни бар ямь дә,
Алардан чит, еракта бик
Тыныч шатлык, рәхәт гамь дә...
Рухымнан бар ачу, бар кер
Бетәр төсле, чыгып китсәм
Хәяттән һәм аңа читтән
Торып ләгънәт көлен сипсәм.
Бу ямьсез көннәрем шунда
Гаҗиб бер ямь алыр төсле,
Мәхәббәт мәгъбәде күңлем
Мәхәббәт тә табар төсле.



Мәхәббәт мәгъбәде – мәхәббәткә табыну урыны, мәхәббәт гыйбадәтханәсе.

Белешмә: Шагыйрь, прозаик, журналист Сәгыйть Рәмиев 1880 елның 24 (12) февралендә Оренбург губернасы Акман (Ибрай) авылында туа. «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала. 1906 елда Казанга килә. Гомере буена газета һәм журналларда эшли. Әстерханда, Уфада яшәп һәм эшләп ала. 1926 елның 17 мартында Уфа шәһәрендә вафат була, шунда мөселман зиратында җирләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot