Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сәгыйть Рәмиев. Хәзрәтләр эше
Муллаларга
Эшләрене җайга салгач,
Дүрткә тулгач хатыны,
Күңеле була, этли башлый
Көн дә шәкерт халкыны.
Х ә з р ә т:
«Нигә синең сакалың юк?
Нигә озын мыегың?
Тугры кесә ярамыймы?
Нәрсәгә бу кыегың?
Карасана якасына!
Нигә бу каптырмасы?
Чалбарыңны ташла хәзер!
Охшый руска фурмасы.
Бу көенә сине илгә
Ничек итеп күргәзик?
Кигәнең – урыс киеме,
Укыганың – гел гәзит!»
Зарур улып бер вакытны,
Кулына гәзит тотып
Килә хәзрәткә шәкерте,
Сөйли гәзитне укып.
Ш ә к е р т:
«Шуйлә Коръән аятене
Кире аңлап язсалар,
Килешерме шанымызга
Юк яман ат таксалар?
Аягың үбеп үтенәм,
Әй хәзрәт, баксана!
Хуш мөбарәк сакалыңлә
Рәд җавабын язсана!»
Х ә з р ә т:
«Мин урысча яза белмим,
Аңа урысча кирәк!
Кытый-мытый да ярамый,
Байтагук оста кирәк!»
Ш ә к е р т:
«Русча белмәгәнеңе, тәкъсир,
Үзем дә беләмен,
Тик тәбәррек сакалың
Язмас микән дип киләмен».
Х ә з р ә т:
«Хи-хи-хи, ахмак! Белү ул
Сакалга карыймыни?
Сакал ул – бер йон гына бит,
Язмага ярыймыни?»
Ш ә к е р т:
«Имде, алайсә, сакалыңны
Казаханә юлына
Русларә йолкып бирик
Гәзит кәгазе урнына!»
Шуйлә – шул рәвешле.
Сакалыңлә (илә) – сакалың белән.
Рәд – инкяр итү, кире кагу.
Тәкъсир – руханиларга олылап эндәшү сүзе.
Тәбәррек – хөрмәтле.
Казаханә – бәдрәф.
Белешмә: Шагыйрь, прозаик, журналист Сәгыйть Рәмиев 1880 елның 24 (12) февралендә Оренбург губернасы Акман (Ибрай) авылында туа. «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала. 1906 елда Казанга килә. Гомере буена газета һәм журналларда эшли. Әстерханда, Уфада яшәп һәм эшләп ала. 1926 елның 17 мартында Уфа шәһәрендә вафат була, шунда мөселман зиратында җирләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз