news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәгыйть Рәмиев. Ул үлде (Лев Толстой хатирәсенә)

Таң иде һәм күк йөзе гел нур иде,
Җир тыныч һәм ул көмеш дик юл иде,
Ул матур әтраф, һава тын, саф иде,
Солтанәт иткән фәкать инсаф иде.
Читтәрәк юлдан агач бер өй тора,
Ул да бер сирри вә гали уй тота...
Кем тора анда вә яхуд кем ята?
Тәрзәдән бер карт мадам ник күз ата?
Нинди сер сөйли ишектән кыз кеше,
Ник мадам керми, ябык ник өй эче?
Бер килә карчык тәрәзәгә, бер китә,
Бар җаныннан тилмерә, аһ-зар итә...
Нинди өй соң ул гади өй, нур ата?
Ул өйдә зөлкибрия Лев карт ята.
Ул ята, чын мәңге ямь тапмак була,
Мәңге чын ямь, ул аңа үлмәк була.
«Ямь халыктан чит», – диде ул, җан биреп
Чит бер өйдә һәм аңа шан, дан биреп.
Күрмәде хәтта рәфика карчыгын
Һәм баласы – бер кызыннан артыгын.
Кыз ишекне ачты да, ул ни диде?
«Әнкәй, инде кер, әти үлде», – диде.
Үлмәде ул, ул терек, мәңге ул – ай,
Тик халыктан читтә ямь тапты шулай.


Әтраф – тирә-як.
Солтанәт – патшалык.
Сирри – серле.
Зөлкибрия – бөек.
Рәфика – хатыны.

Белешмә: Шагыйрь, прозаик, журналист Сәгыйть Рәмиев 1880 елның 24 (12) февралендә Оренбург губернасы Акман (Ибрай) авылында туа. «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала. 1906 елда Казанга килә. Гомере буена газета һәм журналларда эшли. Әстерханда, Уфада яшәп һәм эшләп ала. 1926 елның 17 мартында Уфа шәһәрендә вафат була, шунда мөселман зиратында җирләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100