news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәгыйть Рәмиев. Ул торды

Ах, ул ачкан күзен тутрып,
Карый, ал, ди, кулын сузган,
Алыйм, дим дә карыйм утрып
Чәчен, йә, бер матур тузган!
Ирен, каш, күз, – күрәм, – күнми,
Кушылмый зәүкыма бер дә,
Вөҗүдем корбан, ул күрми;
Елый, тып-тын ятар җирдә...
Ярый. Әй таң! Талигъ агъзып,
Матурлап сип нур-утыңны!
Чырагын бәхтенең кабызып,
Кадап куй, юл бул! Ул торды!


Зәүкъ – ләззәтләнү.
Вөҗүд – барлык, яшәеш.
Талигъ – бәхет, яхшы киләчәк, өлеш.

Белешмә: Шагыйрь, прозаик, журналист Сәгыйть Рәмиев 1880 елның 24 (12) февралендә Оренбург губернасы Акман (Ибрай) авылында туа. «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала. 1906 елда Казанга килә. Гомере буена газета һәм журналларда эшли. Әстерханда, Уфада яшәп һәм эшләп ала. 1926 елның 17 мартында Уфа шәһәрендә вафат була, шунда мөселман зиратында җирләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot