news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәгыйть Рәмиев. Ул йоклый

Чү, «кирамен кятибин», сыз!
Сыз, шытырдатма каләм,
Чү, чебен, көш, читтәрәк оч!
Чү, тавышланма, адәм!
Чү, хәзергә алмыйм, Аллам!
Һич бәхет һәм һич тәхет,
Кәүнәенне бир, юк, алмам:
Бу минем шул бер вакыт.
Бак бишеккә, күр җанымны!
Нинди гамьне йотмый ул?
Дәүләт алган як-ягымны:
Нинди ямьле йоклый ул.


«Кирамен кятибин» дип кешеләрнең гамәлләрен язып торучы фәрештәләргә әйтәләр (С. Рәмиев искәрмәсе).
Кәүнәен дип җир галәме белән күк галәменең икесенә бергә әйтәләр (С. Рәмиев искәрмәсе).

Белешмә: Шагыйрь, прозаик, журналист Сәгыйть Рәмиев 1880 елның 24 (12) февралендә Оренбург губернасы Акман (Ибрай) авылында туа. «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала. 1906 елда Казанга килә. Гомере буена газета һәм журналларда эшли. Әстерханда, Уфада яшәп һәм эшләп ала. 1926 елның 17 мартында Уфа шәһәрендә вафат була, шунда мөселман зиратында җирләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot