Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сәгыйть Рәмиев. «Уен-көлке музее»ннан
(«Уен-көлке музее»ннан)
Җырлар
Минем ирем бар иде,
Нәкъ Һади абзый* иде:
Бер-бер кеше өстен чыкса,
Аңа баз казый иде.
Кодрәтле падишам,
Көн дә каршында торам,
Һади хәлфә дисә берәү,
Валлаһи, тешен кырам.
*«Йолдыз» газетасының нашире һәм мөхәррире Һади Максуди (1868–1941).
***
Ары барма, кайт бире,
Кил, таяныйк киртәгә!
Дәртең булса, журнал чыгар, –
Бай булырсың иртәгә.
Суда сусар йөзәдер,
Суга койрык салмыйча,
Эчкер егет журнал яза,
Айдан бер дә калмыйча.
Алмы синең җаулыгың,
Гөлме синең җаулыгың,
Журналны сирәк язасың,
Әллә юкмы саулыгың?
Әй әлли җан, әлли җан,
Мулла кызы Хөсниҗан.
Собраньега рапорт яза
Һади берлән Шакирҗан*
Безнең урам – су урам,
Кышка керсә бозлана,
Кеше сүзе өскә чыкса,
Һади абзый сызлана.
*Һади Максуди белән Шакирҗан Хәмиди хакында сүз бара.
Собрание – Магометанское духовное собрание (Диния нәзарәте).
Думада татар депутаты җырлый
Мәнгәрләрнең өе зәңгәр,
Без дә шулай буятыйк,
Депутатлык ике килмәс,
Уйнап күңел җуатыйк.
Йөзә үрдәк, йөгрә каз
Боты озынга күрә,
Бу Думаны без сөябез
Гомре озынга күрә.
«Зиләйлүк» көенә
Петербурдай кала, ай, таш кала, –
Бик күп калаларга баш кала,
Депутатлык, бәгърем, бик зур мәнсаб*,
Зиләйлүк!..
Шәригатьнең эшен башкара.
Талларданлай тартма мин ясадым,
Сырлауларын үзең сырларсың,
Бу җырларны, җаныем, тот исеңдә,
Зиләйлүк!..
Депутатлык беткәч җырларсың.
*Мәнсаб – дәүләт хезмәте.
Әдәбият галиме Шәйхелислам Садретдинов «Уен-көлке музее» турында: «Сул матбугат бер-бер артлы ябылган шартларда Сәгыйть Рәмиев 1909-1910 елларда «Бәянелхак» һәм «Казан мөхбире» газеталарында эшли. «Бәянелхак»тагы кайбер мәкаләләрендә либераль байларга ташламалар да ясый. Шулай ук «Казан мөхбире»ндә ул оештырган «Уен-көлке музее», «Без» сәхифәләрендә «Яшен» журналына каршы чыгышлар күренә. Бу хәл Сәгыйть Рәмиев белән Габдулла Тукай арасында киеренкелек тудыра. Ләкин Сәгыйть Рәмиевнең аерым чигенешләре аны демократия көчләреннән читкә алып китә алмый. Күп санлы мәкалә һәм фельетоннарында шагыйрь буржуаз матбугат органнарын, милләтчеләрне, думада «дин һәм милләт» кайгырткан булып кыланган депутатларны һәм һәртөрле реакционерларны сатира утына ала». (Чыганак: Рәмиев С. Таң вакыты. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980).
Белешмә: Шагыйрь, прозаик, журналист Сәгыйть Рәмиев 1880 елның 24 (12) февралендә Оренбург губернасы Акман (Ибрай) авылында туа. «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала. 1906 елда Казанга килә. Гомере буена газета һәм журналларда эшли. Әстерханда, Уфада яшәп һәм эшләп ала. 1926 елның 17 мартында Уфа шәһәрендә вафат була, шунда мөселман зиратында җирләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз