Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сәгыйть Рәмиев. Театр
Казанда, Новый клуб залында, беренче мәртәбә башлап татар телендә театр уйнаган татар кызлары һәм татар егетләре хөрмәтенә.
1906 нчы ел,
Егерме икенче декабрь, җомга көн кич
Чыкмый ич күңелемнең хәтереннән һич,
Раст ук да татарлар җанлы икәне
Дөньяга беленде шул көндә кич.
Айдан да якты иде нур йөзләре,
Шатланган, җанланган һәм үзләре,
«Ни була, ни күрәбез?» – бар сүзләре,
Театр пәрдәсендә күзләре.
Пәрдә дә үзенә башка бер төс алган,
Колагын уйнап торган көйгә салган,
Стуллар, стеналар – барчасы да,
Кеше төслүк, тәмле, тирән уйга калган.
Моңлатып милли музыка театрны,
Тарихи, матур милли көйләр уйный...
Җәмәгать, пәрдәне дә онытышып,
Үзенең баштан үткән уен уйлый...
Кинәттән күз алдыннан пәрдә китә,
Гаҗиб-гаҗиб гыйбрәтләрне тәкрар итә,
Карап торган җәмәгатьнең күзләреннән
Энҗе кебек яшьләрене тәгәрәтә.
Ахырда уен бетә, пәрдә төшә,
Тәэсиреннән еглый-еглый күзләр шешә,
Уйнаучы кызларга һәм егетләргә
«Күп яшәгез!» тавышлары таулар тишә.
Башлаучылар гәрчә уенны «Таң»нар* иде,
Тәмамлаучы, күркәм итеп, кызлар иде,
Белә килгән татар хәлен таулар, ташлар:
«Баш каһарман бу уенда – кызлар», – ди иде.
Йөзләрендә дә кызларның нурлар яна,
Карарга, күз йоммыйча, кояш ояла;
Йөргәндә әрле-бирле бер эш белән –
Җирләр-күкләр тәгъзим итеп иелеп кала.
Раст, кызлар, чын каһарман сез булдыгыз!
Татарларны тәгассыбтан сез йолдыгыз!
Тарихның битләрендә алтын белән
Язылган «орден ифтихар» сез булдыгыз!
Яшәгез каһарманнар аты белән!
Язылсын атларыгыз алтын белән!
Алыгыз миннән дә чын тәбригемне
Күңлемнән янып чыккан ялкын белән!
*1906 елның 22 декабрендә булган беренче театр уены Сәгыйть Рәмиев чыгышы белән ачыла.
Гаҗиб – искиткеч, гаҗәеп.
Гыйбрәтләрне тәкрар итә – гыйбрәтле хәлләрне сурәтләп күрсәтә.
Тәгъзим итеп – олылап, хөрмәт итеп.
Тәгассыб – искелеккә ябышып яту.
Орден ифтихар – мактау ордены.
Белешмә: Шагыйрь, прозаик, журналист Сәгыйть Рәмиев 1880 елның 24 (12) февралендә Оренбург губернасы Акман (Ибрай) авылында туа. «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала. 1906 елда Казанга килә. Гомере буена газета һәм журналларда эшли. Әстерханда, Уфада яшәп һәм эшләп ала. 1926 елның 17 мартында Уфа шәһәрендә вафат була, шунда мөселман зиратында җирләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз