Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сәгыйть Рәмиев. Татук (Татьяна) җырлый
(«Кабакта мәхәббәт» дигән пьесамнан)
Бетте баш, кипте яшь, китте бар рәхәт...
Китсен! Ни күрсәм, мин күрермен,
Язмыш ни язгандыр – белгән бер Әхәд,
Аңар буй сонар да йөрермен.
Азармын, тузармын, шулай мин йөреп,
Язмышның бурычын тик үтәрмен...
Ахыр бер сәгать мин, аңа баш орып,
Ләгънәт ди, ләгънәт ди үләрмен.
Әхәд – бер (Аллаһ).
Буй сону – буй бирү, буйсыну.
Әдәбият галиме Шәйхелислам Садретдинов «Кабакта мәхәббәт» пьесасы турында: «1910 елда Сәгыйть Рәмиев «Кабакта мәхәббәт» драмасын яза. Әсәрдә саф күңелле геройлар – журналист Хәмит белән эшче кыз Татьянаның феодаль-буржуаз җәмгыять белән бәрелеше һәм фаҗигале язмышы күрсәтелә. Әмма әсәр басылмый кала һәм соңыннан югала». (Чыганак: Рәмиев С. Таң вакыты. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980).
Белешмә: Шагыйрь, прозаик, журналист Сәгыйть Рәмиев 1880 елның 24 (12) февралендә Оренбург губернасы Акман (Ибрай) авылында туа. «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала. 1906 елда Казанга килә. Гомере буена газета һәм журналларда эшли. Әстерханда, Уфада яшәп һәм эшләп ала. 1926 елның 17 мартында Уфа шәһәрендә вафат була, шунда мөселман зиратында җирләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз