news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәгыйть Рәмиев. Таң вакыты

(Мөсәҗҗәгъ нәсер)


Таң вакыты... Татар йоклый...
Мин йокысыз, уянам,
Уянам да, тиле кебек,
Тик берүзем уйланам.
Уйланам, уема батамын,
Тормыймын үзем, ятам...
Ятмас идем дә, җибәрми
Атадан калган хатам.
Хатам тирән, тамры ерак...
Ботагы дөнья каплаган,
Каплаган да тора-тора һаман,
Яфрагын да какмаган.
Какмаган бер яфрагын да
Һич татар курку белән,
Теге, ләгънәт, үсә, зурая әле һаман да...
Колактан-колакка туку белән.
Тукыйлар колакка, укыйлар тарихын,
Тикшерергә төбен кушмыйлар;
Аталар сөйли бабадан ишетеп,
Балалар шуны хушлыйлар.
Хушлыйлар чын күңел белән,
Ышанмыйлар һич: «юк, түгел» белән.
Башларын ваткан татарларның
Тик шул бер Алла!
Бетәрләр микән татарлар, Алла, ди-ди?
Әллә белерләр микән хаталарын бер алда?
Һай, юк, хата бик зур,
Бөтен дөньяны бар иткән,
Бардыр, үзе бердер,
Әмма көнһенә ирешмәктән
Гакылларны тар иткән.
Әй син, Габдулла!
Мөселман булсаң уйлама юкны!
Ят, йокла!
Йокла рәхәт, йокла тыныч, саклан,
Саклан, утка таба йөз тотма!

Юк, юк!.. Мин шашам!
Яталмыйм урнымда, күккә ашам!
Менә таң атты!.. Әнә кояш чыкты!..
Әнә әллә кем миңа кычкыра:
– Әй син, кайгырма, шат бул:
Аягың бәйдән ычкына!
Менә сиңа юл, бу анага угыл бул, –
Ди, миңа бер яшь кыз күргәзә. –
Туг яңадан мәгърифәтле анадан!
Югыйсә син, әй татар,
Бел, бетәсең! – ди, – надан.
Бетмә надан, туг яңадан
Мәгърифәтле анадан!
Бул кеше, үзең тырыш, өмид итмә,
Хата ул өмид Алладан!


Мөсәҗҗәгъ – рифмалы.
Көнһенә – хакыйкатенә, асылына.
Габдулла – Аллаһ колы.


Белешмә: Шагыйрь, прозаик, журналист Сәгыйть Рәмиев 1880 елның 24 (12) февралендә Оренбург губернасы Акман (Ибрай) авылында туа. «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала. 1906 елда Казанга килә. Гомере буена газета һәм журналларда эшли. Әстерханда, Уфада яшәп һәм эшләп ала. 1926 елның 17 мартында Уфа шәһәрендә вафат була, шунда мөселман зиратында җирләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100