news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәгыйть Рәмиев. Сүзем һәм үзем

Язачагым шигырь түгел, бер мәнзумә,
Җавап итәм Газыйм иптәш һәм мәгъзумгә,
Сүзләреннән мәҗлестә үз-үземне
Юллы-юлсыз хисап иттем дә мәзлумга.

I
Сүзем

Тутыкмый ул сүз кылычым, кынысында
Тору берлән хаклы бердәм тынышында,
Сайкалыны ачарга дип куелган ул
Кара каннан, япкан ирек сугышында.
Җиһадында ләшәй аңар атар ук та,
Юл өстендә ятар дәрья, янар ут та,
Вәләкин ул әрәм җиргә, ялтрау бирми
Буш һавада, әзерләнгән зәмин юкта.
Күрерсез сез хасимемнең аптырашын,
Хак алдында батыйльнең дер калтырашын,
Әгәр зәмин әзер булып тоталсагыз
Сез һавадан аның яшен ялтырашын.
Сүз көчле ул, мәгънәле ул, сирәк булса,
Тыңлаучы да сүз аңлаучы зирәк булса;
«Көн» дигәнмен, беләсез, «фәякүн» булган,
Тагы әйтермен, тагы булыр, кирәк булса.
Тугры юллы көрәштем мин Алла белән,
Гарше көрси ваттым сүздән балга белән,
Чөнки үзе бәндә мәхлугы булса да,
Патшаларга шул сакчы иде алдау белән.

II
Үзем

Мин тормышта күңел белән генә торып,
Тормыш аны рәхим-шәфкатьсез изсә дә,
Һаман янам сәгадәтне идеал корып,
Барып җиткәч ләкин аннан җил иссә дә.

Һаман бер көй кайгырам тик рәхмәт эзләп,
Бер көй миндә сүрелмәс кан, сүнмәс җан бар,
Йокымны да бүлсә бүлә, рәхәтсезләп,
Миңсылулар, Миңҗамал һәм Миңҗиһаннар...
Аһ!..

Чорналганмын шул мәхәббәт богавына!
Ик-чик белмим матурлыкның мин багына:
Бер зур эштән – бер җиһадтан бушадыммы,
Һаман күңлем матурлыкка тик табына.

Сәгадәттән бер дә өмет кискәнем юк:
Хәят белән арам төенен чишкәнем юк.
Кәсәсеннән хәятнең, раст, авыз итсәм дә,
Ләкин әле төбенә хәтле эчкәнем юк.


Мәнзумә – рифма һәм ритмга салынган тезмә сүз, назым, дастан.
Мәзлум – кыерсытылган, рәнҗетелгән.
Сайкал – тимер йә корычтан эшләнгән нәрсәләр өстендәге ялтыравык.
Җиһад – изге сугыш.
Ләшәй – берни түгел, юк кебек.
Зәмин – җирлек.
Хасим – каршы тараф кешесе (дошман).
Батыйль – бозык, дөрес түгел.
Көн фәякүн – «Бул!» дию белән үк була.
Гарше көрси – дини миф буенча Алланың иң югарыда, тугызынчы кат күктә урнашкан тәхете.
Балга – зур чүкеч – молот (С.Рәмиев искәрмәсе).
Бәндә мәхлугы – кол хыялында барлыкка китерелгән.

Белешмә: Шагыйрь, прозаик, журналист Сәгыйть Рәмиев 1880 елның 24 (12) февралендә Оренбург губернасы Акман (Ибрай) авылында туа. «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала. 1906 елда Казанга килә. Гомере буена газета һәм журналларда эшли. Әстерханда, Уфада яшәп һәм эшләп ала. 1926 елның 17 мартында Уфа шәһәрендә вафат була, шунда мөселман зиратында җирләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100