news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәгыйть Рәмиев. Сука белән пушка (туп)

(Мәсәл)

Сука бабайны күрде дә Пушка:
– Әй бабай, бире
Карале! – диде. –
Саңгырау мәллә син?
Көн буена мин
Утлар атамын, йортлар ватамын,
Ишеттеңме, йә?
Әйт әле син, я!
Хи-хи, хи-хи, хи!
Син нишләдең? – ди.
Аңа җавапта Сука бабаем
Һич чикми ваем:
– Мин җир сөрдем, – ди.
– Сөрдем дисеңме?! – ди, Пушка сорый. –
Куйсана юкны, көлдермәсәнә,
Юкка сүземне бүлдермәсәнә;
Авылда җан юк, сөрү булырмы,
Миннән яшергән серең бу берме?..
Беләмен инде, эшең беткәндер,
Ял итәр көнең инде җиткәндер, –
Дигәндә Пушка, карт бабай Сука
Җавапта һаман бер сүзне суга:
– Җир сөрдем мин, ди,
Гел сөрәчәкмен! – ди.
Ташлык кына белән чәнечкелек
Булып калган кырда армыенча,
Буразнаны өзми эшләгез гел,
Таң нурыннан – шәфәкъ янгыенча.
Сезнең тату бу эш мөкатдәс ул,
Мәңге аксын аның агышы!
Туп тавышында, утта, кан эчендә
Бар күңелнең сездер сагышы.

Әй сайрашып очкан кыр кошлары!
Кыр-җирләргә төшми калмагыз,
Кыр-җирләргә төшеп, гөлгә кунып,
Сукачыга сәлам сайрагыз!


Белешмә: Шагыйрь, прозаик, журналист Сәгыйть Рәмиев 1880 елның 24 (12) февралендә Оренбург губернасы Акман (Ибрай) авылында туа. «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала. 1906 елда Казанга килә. Гомере буена газета һәм журналларда эшли. Әстерханда, Уфада яшәп һәм эшләп ала. 1926 елның 17 мартында Уфа шәһәрендә вафат була, шунда мөселман зиратында җирләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100