news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәгыйть Рәмиев. Сатлык җаннар

(«Мәсихы хөррият» әсәреннән)

Урман кисәр балта сабы шулар,
Оят белмәс кара күңелләр...
Ходай үзе биззат ясыйм дисә,
Адәм була торган түгелләр.

Мәсихы хөррият – азатлык миссиясе, азатлык Гайсәсе мәгънәсендә.
Биззат – турыдан-туры үзе.

Әдәбият галиме Шәйхелислам Садретдинов «Мәсихы хөррият» әсәре турында: «Социалистик революцияне Сәгыйть Рәмиев дәртләнеп каршы ала һәм совет учреждениеләрендә эшли башлый. ...Бу елларда ул «Мәсихы хөррият» (Азатлык мессиясе дигән мәгънәдә) исемле зур шигъри әсәрен яза. Соңыннан югалган бу әсәр халык азатлыгы өчен көрәшнең нинди кыен шартларда һәм зур корбаннар аша баруын сурәтләүгә багышланган булган». (Чыганак: Рәмиев С. Таң вакыты. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980).

Белешмә: Шагыйрь, прозаик, журналист Сәгыйть Рәмиев 1880 елның 24 (12) февралендә Оренбург губернасы Акман (Ибрай) авылында туа. «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала. 1906 елда Казанга килә. Гомере буена газета һәм журналларда эшли. Әстерханда, Уфада яшәп һәм эшләп ала. 1926 елның 17 мартында Уфа шәһәрендә вафат була, шунда мөселман зиратында җирләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot