news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәгыйть Рәмиев. Перчатка

(Лермонтовтан икътибас ителде)

Борын заман бер каланың мәйданында
Җыелганнар вәзирләр, һәм патша да анда
Утырган тәхте өстендә, тын да алмыйлар,
Көтәләр иде бар да бер хәл алда.

Тирәләй биек балкон тулган кызлар,
Хатыннар, мәһабәтле матур сыннар,
Ялтырый якут, мәрҗән бар мәйданда,
Һәйбәтеннән манзараның күңлең сызлар.

Патшаның тагы шунда шәүкәте ашып,
Бер ишекне куярга куша ачып,
Ишектән зур арыслан, кырда үскән,
Мәһабәт килеп чыга, лап-лоп басып.

Чыга да бар халыкка бер күз ата,
Халык шунда куркынычлы уйга бата,
Арыслан, иренеп кенә бер исни дә,
Ялын кагып, мәйданда җиргә ята.

Икенче гали фәрман булгач, ерткыч
Юлбарыс атылып чыга, ул коточкыч,
Куркыныч тавыш белән үкерә-үкерә,
Арысланның өстенә ыргый-сикерә.

Чарасы юк, патша кушкач аңар, кайта,
Һаман да арысланга күз акайта,
Хуҗасына кол булгачтын, ни хәл итсен,
Дошманыйлә ихтыярсыз бергә ята.

Шулвакыт патша кызы йөри, уйнап,
Кулындагы перчаткасын ташлый, уйлап,
Кызык итим, дип, егетемне, батыр булса,
Алып бирсен, ди, һәм көлә, эчтән хурлап:

– Әй рыцарем, мин сынарга яратам, ди,
Кеше күңлен һәм шуңарга җан атам, ди,
Мәхәббәтең көчле булса миңа, бар, син,
Алып бир перчаткамны арадан, – ди.

Перчатка ике ерткыч арасында,
Белеп булмый чын бер җеннең аласын да,
Шулай да төшә егет балконыннан,
Ни хәл итсен, кызны сөйгәч, бара шунда.

Бара да, батырланып, мәйданга ул,
Керә дә, ике арага суза да кул,
Ала аннан перчатканы сау-сәламәт,
Кызга карап тота шанлы, фәхерле юл.

Алкышлый халык шунда мактый-мактый,
Егет һаман фахиранә алга атлый,
Килә дә кыз янына олуг кына:
– Мә! – ди аңа, перчаткасын битенә ташлый. –

Кирәкми рәхмәтең дә, үзең дә, ди,
Горурлык тулган ике күзеңдә,– ди.
Ташлап китә шунда егет мәгъруране, –
Торырмын батыр булгач үзем дә, – ди.


Икътибас итү – файдалану, иҗади тәрҗемә итү.
Манзара – күренеш.
Шәүкәте – куәте, бөеклеге.
Гали – бөек, олуг.
Шанлы – дәрәҗәле.
Фәхерле – мактаулы, данлы.
Мәгърурә – тәкәббер мәгънәсендә.

Белешмә: Шагыйрь, прозаик, журналист Сәгыйть Рәмиев 1880 елның 24 (12) февралендә Оренбург губернасы Акман (Ибрай) авылында туа. «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала. 1906 елда Казанга килә. Гомере буена газета һәм журналларда эшли. Әстерханда, Уфада яшәп һәм эшләп ала. 1926 елның 17 мартында Уфа шәһәрендә вафат була, шунда мөселман зиратында җирләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100