news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәгыйть Рәмиев. Минем төн

Караңгы һәм дә таңы ерак,
Уты сүнгән җәһәннәм – минем төн,
Олы кайгы, олы хәсрәт
Һәм эч пошу тулы гел минем төн.
Минем төн озын, минем төн кара,
Күрмим хәят, тирәм дөм караңгы,
Караңгы хәтта янган шәмем,
Караңгыдан рухым да каралды.
Караңгы һәм тар бар күк асты,
Тапмый күңлем бер карар һичкайда,
Карыйм да күккә, очарга уйлыйм,
Уйлыйм, әмма күрмим нур һәм ай да.
Нурсыз ул, нурсыз йолдызлар да,
Хәят беткән, җаны юк таңның да,
Торам да карыйм, юк, таң атмый...
Янам, көям, сызланып, кайгымда.

Егылам да егълыйм, саташам шуннан,
Кешеләр чорный тирәмне өемдә,
Рухлары фахиш, кара эч бар да,
Күрми идем эчләрен өнемдә.
Кәриһ дә ямьсез тавышлары,
Йөрәк яргыч сөйләшкән сүзләре,
Нәфасәт хисен хурлап тора
Килеш-килбәт, буй-сын һәм үзләре.
Көләләр шулар, сөйләшәләр,
Гакыл, мәгънә юк сүз һәм эшендә,
Бозыклык, ялган, ачу күрәм
Хакыйкать, гыйффәт, мәхәббәт эчендә.


Хәят – тормыш.
Кәриһ – җирәнеч, чирканыч.
Нәфасәт – нәфислек, гүзәллек.
Гыйффәт – сафлык, намуслылык.

Белешмә: Шагыйрь, прозаик, журналист Сәгыйть Рәмиев 1880 елның 24 (12) февралендә Оренбург губернасы Акман (Ибрай) авылында туа. «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала. 1906 елда Казанга килә. Гомере буена газета һәм журналларда эшли. Әстерханда, Уфада яшәп һәм эшләп ала. 1926 елның 17 мартында Уфа шәһәрендә вафат була, шунда мөселман зиратында җирләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100