news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәгыйть Рәмиев. «Мин үләм»

Һәрвакыт, чыксам агачлар,
Бакчалар эчләренә,
Шаккатам, тел бәйләнә бу
Дөньяның эшләренә:

Нинди япь-яшь гөл-чәчәкләр,
Нинди урман һәм сулар –
Һәммәсе – тик моң да кайгы,
Кайгылы һәм шау-шулар.

Ул илаһи бер матурлык –
Фәхри урман аллары,
Ул илаһи төз зифа буй
Сахиранә таллары,

Ул яшел хәтфә келәмнән
Җир йөзен япкан үлән –
Һәммәсе бер кайгылы көй
Көйлиләр; ул – «мин үләм».


Фәхри – макталырга лаеклы.
Сахиранә – сихерле матурлык белән бизәлгән.

Белешмә: Шагыйрь, прозаик, журналист Сәгыйть Рәмиев 1880 елның 24 (12) февралендә Оренбург губернасы Акман (Ибрай) авылында туа. «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала. 1906 елда Казанга килә. Гомере буена газета һәм журналларда эшли. Әстерханда, Уфада яшәп һәм эшләп ала. 1926 елның 17 мартында Уфа шәһәрендә вафат була, шунда мөселман зиратында җирләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot