news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәгыйть Рәмиев. «Мин»

(Мәнзум нәсер)


«Мин!» димен мин, «мин» дидисәм,
Миңа бер зур көч керә,
Аллалар, шаһлар, кануннар
Булалар бер чүп кенә.

Берүзем хөр каламын киң
Җир йөзе һәм күктә дә;
Әй рәхәт соң шул вакыт!
Шуны телимен күпкә дә.

Кайвакыт мин үләмен,
Сөймим үзем дә үземе,
Күрми торсам ул «мин»емне
Йә ишетми сүзене.

Үләмен, һич эшли алмыйм,
Таба алмыйм барны да,
Бар халык шат үзләренчә,
Мин берүзем кайгыда.

Әмма соң кайчан күземә
Ул «мин»ем бер күренә:
Менәмен күкнең югары,
Иң югары түренә...

Дөньяда бар су – минеке,
Бар кара җир – минеке,
Бар тау, урман, бар матур кош –
Барысы да минеке!

Күрмимен мин ул вакытта
Һич бәхетсез бер кеше,
Барсы да үзен караган,
Миндә юк һичбер эше.

Мин дә «мин»емнең юлында
Бик тирән уйга талып
Табынам – укыйм бер догамны,
Ятлаган көйгә салып.

Нигә бу мин – «мин» дигәндә
Очам икән күккә дә?
Миңа гына микән алай?
Юк, шулайдыр күпкә дә.

«Мин!» димен мин, яшәсен «мин!»
«Мин» минемчөн Алла ул,
Рухым үлгәндә күренсә,
Рухыма җан салган ул.


Мәнзум – тезмәле сөйләм.


Белешмә: Шагыйрь, прозаик, журналист Сәгыйть Рәмиев 1880 елның 24 (12) февралендә Оренбург губернасы Акман (Ибрай) авылында туа. «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала. 1906 елда Казанга килә. Гомере буена газета һәм журналларда эшли. Әстерханда, Уфада яшәп һәм эшләп ала. 1926 елның 17 мартында Уфа шәһәрендә вафат була, шунда мөселман зиратында җирләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100