Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сәгыйть Рәмиев. Лермонтов шигырьләренә парчалар
***
Язам, язам гамьсез кулым белән,
Монда бик күп еллардан соң дип,
Кыска, әмма авыр бу гомремнән
Нинди булса бер эз калмасын дип...
***
Күңелемдә минем, зур диңгездәге кебек,
Җимерек өмидләрдән тау ята.
***
Кешеләргә күренгәннән мин яхшырак,
Тышымнан эчем минем күп яктырак...
Ант итәм: тәхкыйрь, ачу, кинә түгел,
Күңелемдә илгә каршу янган чыраг...
***
Күк берлән мин тату булмак телим,
Телим сөю, сөйим димен мин,
Телим табыну, табынып Ходаема,
Игелеккә иман итим дим…
Тәхкыйрь – хурлау.
Белешмә: Шагыйрь, прозаик, журналист Сәгыйть Рәмиев 1880 елның 24 (12) февралендә Оренбург губернасы Акман (Ибрай) авылында туа. «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала. 1906 елда Казанга килә. Гомере буена газета һәм журналларда эшли. Әстерханда, Уфада яшәп һәм эшләп ала. 1926 елның 17 мартында Уфа шәһәрендә вафат була, шунда мөселман зиратында җирләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз