news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәгыйть Рәмиев. Күңелле булмадым...

Күңелле булмадым, булмам гомергә,
Туганмындыр тугандук кайгы берлә…

Аяз кичләр булып, күктән карансам,
Карыйм үз йолдызымны, тик табалсам,

Табам нурсыз, сүнәр төсле тора ул,
Җиһанга бер бикяр ләгънәт ора ул.


Бикяр – буш, файдасыз.

Белешмә: Шагыйрь, прозаик, журналист Сәгыйть Рәмиев 1880 елның 24 (12) февралендә Оренбург губернасы Акман (Ибрай) авылында туа. «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала. 1906 елда Казанга килә. Гомере буена газета һәм журналларда эшли. Әстерханда, Уфада яшәп һәм эшләп ала. 1926 елның 17 мартында Уфа шәһәрендә вафат була, шунда мөселман зиратында җирләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100