news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәгыйть Рәмиев. Киң иман

...Юк, канәгать итми күңелем!
Тар миңа чикле иман.
Мин мөселман диң имеш тә!
Үсмә, тар тор, тар инан?!

Ник яралганмын, алайса,
Мин адәм дип, аң белән,
Уй, тәфәккер миндә мәхдүд
Булса мәгьдүд сан белән?

Туңдымы бер ноктада дин?
Үсмәдеме ул һаман?
Һәрдәм әкъса бер әмәлгә
Илтмәдеме ул? Әман!

Юк, канәгать итми күңлем!
Тәкфир әһле аңласын,
Эзли, эзли, тынмый күңлем,
Тынмый эзли Алласын!


Иман – ышану, инану.
Тәфәккер – фикерләү.
Мәхдүд – чикләнгән.
Мәгъдүд – санаулы, чикле.
Һәрдәм – һәрвакыт.
Әкъса – ерак, иң ерак.
Әман! – гафу итегез!
Тәкфир – динсез, дәһри санау, кяфер дип атау.

Белешмә: Шагыйрь, прозаик, журналист Сәгыйть Рәмиев 1880 елның 24 (12) февралендә Оренбург губернасы Акман (Ибрай) авылында туа. «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала. 1906 елда Казанга килә. Гомере буена газета һәм журналларда эшли. Әстерханда, Уфада яшәп һәм эшләп ала. 1926 елның 17 мартында Уфа шәһәрендә вафат була, шунда мөселман зиратында җирләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100