news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәгыйть Рәмиев. Кан шәүләсе

(«Мәсихы хөррият» әсәреннән империалистик сугыш хатирәсе)

Дөньяның бер шомлы чагы иде,
Хәйрәтеннән акыл буталган:
Кеше берсен берсе турый-кисә,
Бөтен дөнья йөзен ут алган...
Җир яңгыратып тора туп тавышы,
Кан шәүләсе төшкән күкләргә…


Мәсихы хөррият – азатлык миссиясе, азатлык Гайсәсе мәгънәсендә.
Хәйрәт – аптырашта калу, хәйран калу.

Әдәбият галиме Шәйхелислам Садретдинов «Мәсихы хөррият» әсәре турында: «Социалистик революцияне Сәгыйть Рәмиев дәртләнеп каршы ала һәм совет учреждениеләрендә эшли башлый. ...Бу елларда ул «Мәсихы хөррият» (Азатлык мессиясе дигән мәгънәдә) исемле зур шигъри әсәрен яза. Соңыннан югалган бу әсәр халык азатлыгы өчен көрәшнең нинди кыен шартларда һәм зур корбаннар аша баруын сурәтләүгә багышланган булган». (Чыганак: Рәмиев С. Таң вакыты. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980).

Белешмә: Шагыйрь, прозаик, журналист Сәгыйть Рәмиев 1880 елның 24 (12) февралендә Оренбург губернасы Акман (Ибрай) авылында туа. «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала. 1906 елда Казанга килә. Гомере буена газета һәм журналларда эшли. Әстерханда, Уфада яшәп һәм эшләп ала. 1926 елның 17 мартында Уфа шәһәрендә вафат була, шунда мөселман зиратында җирләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot