news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәгыйть Рәмиев. Басма сүз

(Татар гәзитәләре чыга башлаганга 10 ел тулган көнгә багышлана)

Дөм караңгы бер хәяттә
Тәңремез тоткын иде,
Анда иркен бер иманга
Юк ирек, ул кол иде.

Тәңредән зур бәхеш ителгән
Сүз ясак, уй сер иде,
Сердә дә бер кодсият юк:
Эч нифак һәм кер иде…

Ашты чиктән ул хәятнең
Золмәте... Золмәт һаман
Көн сөрәлмас! Юк, канун бу!
Һәм килер киң бер әман.

Раст бу булды: күпме күз яшь
Дәрьяларча акты да,
Ерды бикле сүз буасын,
Ерды киң юл яктыга.

Балкыды «Нур», килде «Вакыт»ы,
Исте саф, хөр «Таң» җиле,
Шул заманнан иңде җиргә
Басма сүзләр Җибриле…

Әй, яшә, хөр басма сүз! Яз,
Яз: данлыкла Тәңрене!
Нәрсә корбан китсә дә – бир,
Урнына илт әмрене!

Күр дә, күңлем, Тәңрене бер,
Уйларың тазарт хәзер,
Инде иркен бер иман ит,
Тәңремез азат хәзер!


Бәхеш – бүләк.
Нифак – икейөзлелек, күз буяучылык.
Золмәт – караңгылык.
Әман – иминлек, тынычлык.

Белешмә: Шагыйрь, прозаик, журналист Сәгыйть Рәмиев 1880 елның 24 (12) февралендә Оренбург губернасы Акман (Ибрай) авылында туа. «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала. 1906 елда Казанга килә. Гомере буена газета һәм журналларда эшли. Әстерханда, Уфада яшәп һәм эшләп ала. 1926 елның 17 мартында Уфа шәһәрендә вафат була, шунда мөселман зиратында җирләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100