Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сәгыйть Рәмиев. Аналар
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Некрасовтан бер парча)
Рия тулы эшләремез арасында
Һәм рәзаләт вә ямьсезлек даласында,
Дөньяда бер кодсият, сафлык күрдем
Чын күңелдән елаган күз яшендә:
Ул яшь – мескен аналарның күз яшедер...
Ана даим бала гыйшкыйлә яшидер,
Инде сугыш мәйданында, кан эчендә
Үлеп калган балаларын сагышлыйдыр...
Рия – ялган, икейөзлелек.
Рәзаләт – түбәнлек.
Кодсият – изгелек.
Даим – һәрвакыт, өзлексез.
Белешмә: Шагыйрь, прозаик, журналист Сәгыйть Рәмиев 1880 елның 24 (12) февралендә Оренбург губернасы Акман (Ибрай) авылында туа. «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала. 1906 елда Казанга килә. Гомере буена газета һәм журналларда эшли. Әстерханда, Уфада яшәп һәм эшләп ала. 1926 елның 17 мартында Уфа шәһәрендә вафат була, шунда мөселман зиратында җирләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз