news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәгыйть Гыйбашев: Җырларымның барысы да кеше тормышы белән бәйле

Татарстанның атказанган артисты Сәгыйть Гыйбашев иҗаты, соңлап кына мактаулы исем алуы, җырларын яшь җырчылар башкаруга карата фикерләре белән уртаклашты.

Сәгыйть Гыйбашев: Җырларымның барысы да кеше тормышы белән бәйле
Фото: «Татар-информ»

«Мин иң башта җырның сүзләрен укып чыгам, үзем аша үткәрәм. Җырларымның сүзләре, чыннан да, мәгънәле, алар барысы да кеше тормышы белән бәйле.

Тормыш бара, үземнән соң күбрәк матур җырлар калдырасы килә. «Әти, бабай (безнең якта карт әти диләр инде) җырчы булган», - дип, белсеннәр үземнән соң да балалар, оныклар. Шуңа күрә, тавыш мөмкинлекләрем булганда, күбрәк җырлар яздырып өлгерәсе килә.

Берничә көн концерт кую теләгем дә бар. Балалар да: «Әти, концерт куй, арендасы белән булышабыз», - диләр. «Пирамида»ны алыргамы әллә дигән идем, аренда хаклары бик күтәрелеп китте. Кайвакыт кирәкме икән ул миңа дип тә уйлыйм. Чирләп тә алам, яшь тә бара бит инде.

Балаларның үз тормышлары хәзер. Үзләренеке үзләренә җитә. Cәламәтлек кирәк. Күбрәк йөрергә тырышам инде хәзер. Сәламәтлекне сакларга, балаларга оныкларны үстерешергә, тагын яңа җырлар яздырырга иде. Исән-сау булганда, үз аягыңда йөреп торганда сөенеп яшәргә кирәк. Шуңа булганына канәгать, шөкер», – ди ул.

Сәгыйть Гыйбашев белән «Интертат» сайты өчен Гөлназ Хәбибуллина сөйләште.

news_right_1
news_right_2
news_bot