Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сәгыйть Җаксыбаев вафат булу сәбәпле, Татарстан Рәисе администрациясе кайгы уртаклашты
«Дуслык» ордены кавалеры, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Казахстан» Татарстан Республикасы казахлары милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Сәгыйть Җаксыбаев вафат булу сәбәпле, Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе аның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
Сәгыйть Җаксыбаев республикада күпмилләтле хәрәкәтне башлап җибәрүчеләрнең берсе була. Аның актив катнашында милли-мәдәни берләшмәләр белән дәүләт һәм муниципаль структуралар арасындагы конструктив хезмәттәшлекнең нигезләре формалашкан, Татарстан халыклары ассамблеясе белән идарә итүнең концептуаль алымнары булдырылган.
Җаксыбаев, халык дипломатиясенең һәм мәдәниятара диалогны ныгытуның мөһимлеген ассызыклап, Россия белән Казахстан арасындагы элемтәләрне үстерүгә аерым өлеш керткән.
«Сәгыйть Җаксыбаевның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңге сакланачак», – диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз