news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шагыйрә Сания Әхмәтҗанова Арча районында яшәүче мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итә

Шагыйрә Сания Әхмәтҗанова Арча районында яшәүче мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итә
Ләйлә Хәкимова

Бүген Арча балалар сәнгать мәктәбендә узган «Туган нигез! Таныйсыңмы мин балаңны?» дип исемләнгән юбилей кичәсендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сания Әхмәтҗанова якташларына «Балачак баланнары» китабын тәкъдим итте.

«Мин үземнең иҗатымны барлап чыга башлагач шуңа игътибар иттем, әти-әни һәм туган як турында шигырьләрем бер китапка җыелган икән. Социаль челтәрдә әдәби марафон дигән проект бара, анда күп кеше минем тарафтан иҗат ителгән туган як, әти-әни турындагы шигырьләрне куя. Шуңа күрә халык яраткан, кешеләр сорый торган шигырьләремне бер китап итеп тупларга теләдем. Бу китапка җан түрендә бөреләнгән, күңелләрем тулган вакытта язылган, әти-әнием, туган йортымны сагынган чакта язылган шигырьләрем тупланган», - диде ул.

Шигърият сөюче тамашачылар әлеге китапларны сатып алып Ураза аенда изге эштә дә катнаша алдылар. Сания Әхмәтҗанова китапларны сатудан кергән акчаны Арча районында яшәүче мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү өчен тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100